Социаль челтәрләрдәгеләрне шаккатырган видео турында: «Безнең дуңгызлар түгел»

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә кукуруз басуында бер көтү кабан дуңгызы чабышып йөргән видео таралды. Шулкадәр күп эреле-ваклы хайваннар чабышып йөргән видео безне дә битараф калдырмады.

Аны Сарман районының Усай авылы янында төшергән булырга тиешләр, дигән мәгълүмат та килеп иреште. Шул сүз буенча без авылга шалтыраттык.

– Юк, безнең авылда түгел ул, – диде Авыл советы башлыгы Илсур Камалетдинов. – Безнең басулар түгел ул, кукуруз да җыелмаган әле бездә. Шулкадәрле кабан булса, кайчан да булса күзгә чалынырлар иде. Ләкин безнең күргәнебез юк. Дөрес, кайвакыт урманда аларның эзләрен күрергә туры килгәне бар. Үзләрен очратканыбыз юк.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин да әлеге видеоның Татарстанда төшерелмәвен раслады.

– Беренчедән, әлеге видео безнең төбәктә төшерелмәгән. Хәтта Россиядә дә түгел, ә чит илдә булырга мөмкин. Һәм 3 ел элек социаль челтәрләрдә бер күренеп алган булган ул. Быел менә тагын таралды. Шуннан соң без сораша торгач, аның дөреслеккә туры килмәвен ачыкладык.

– Моның кадәрле кабан дуңгызы зур куркыныч та тудыра бит әле.
– Әйе, дөрес әйтәсез. Бу бик куркыныч, республикада мондый хәл булган очракта, чаң кагарга кирәк булыр иде. Августта республикада дуңгызларда Африка чумасы авыруы таралган иде. Президент күрсәтмәсе буенча, кабан дуңгызларын атарга, киметергә карар кылынды. Чөнки алар авыру таратучы булып тора. Кабан дуңгызларыннан шәхси хуҗалыклардагы йорт хайваннарына күчә. Ә алардан – эре хуҗалыкларга. Менә анысы тагын да яманрак. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларга дуңгызларны бетерергә киңәш ителде. Һәм ел башында Татарстанда 20 мең дуңгыз булса, бүген 6 мең 54 баш кына калды. Кызганыч, авыру кабаннар очраштыргалап тора. Әле менә шушы көннәрдә Питрәч, Әлки районнарында үлгән дуңгызлардан пробалар алынган иде. Аларның авыру булуы ачыкланды. Димәк, хуҗалыкларга тагын да игътибарлырак булырга кирәк, дигән сүз бу.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү