Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» микрорайонындагы яңа паркта булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы яңа паркта булды.

Бүгенге көндә «Салават күпере» торак комплексында 30 меңгә якын кеше яши. Биредә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка инфраструктура бар. Ләкин микрорайонда гаилә ялын оештыру өчен парк яки махсус территория юк иде.

Миңнеханов парк территориясен карады, гамәлгә ашырыла торган проектлар белән танышты һәм «Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләр белән аралашты.


Фикер өстәү