Үлгән чебиләр өчен кем җавап тотар? Татарстанда фермер хуҗалыгыннан сатып алынган 90 мең кош-корт кырылган

Эшмәкәрләр дә, гади халык та зар елый. Кемдер керемсез, бурычлары белән утырып калса, кемдер акчадан да, иттән дә мәхрүм булган. Тукай районының Шилнәбаш авылындагы «Илфат» фермер хуҗалыгыннан сатып алынган меңләгән чеби кайтып җитәр-җитмәс үлә башлаган. Республиканың дистәләгән районыннан әнә шундый хәбәрләр килде. Сәбәбе нәрсәдә? «ВТ» хәбәрчесе әлеге четерекле мәсьәләнең эзенә төшәргә тырышты.

«Мондый хәл күргән юк иде»

Бер айлык чебиләрне халыкка алып кайтып сатучы эшмәкәрләр белән без Тукай районындагы фермер хуҗалыгы янында очраштык. Җитәкчесе Илфат Хөснуллин белән күрешеп, нинди дә булса җылы сүз ишетергә өмет итеп, республиканың төрле районнарыннан (Әлмәт, Алабуга, Әгерҗе, Тукай, Арча, Кукмара, Сарман, Әтнә, Балтач, Мөслим, Ютазы, Балык Бистәсе) һәм Казаннан 30га якын алыпсатар җыелган иде ул көнне. Ләкин, аларның сүзләре буенча, зыян күрүчеләр тагын да күбрәк. Фермер хуҗалыгыннан бройлерларны Башкортстанның Туймазы шәһәреннән дә, Мари Элдан да килеп алып киткәннәр.

Алыпсатарларның сүзләре буенча, алар якынча 60 мең тирәсе кош-корт алып кайтып, 2–3 көн эчендә халыкка сатып бетергән. Бер чебине 280 сумнан сатып алганнар дип исәпләсәк, якынча 17 млн сумга якын товар сатылган дигән сүз. Кемдер – 140 меңлек, кемдер – 200 меңлек, кайсыдыр 500 мең сумлык чеби алып кайткан.

Әйтик, Чаллыдан Зөлфия Солтанова 17 май көнне 630 баш чеби сатып алган. Аларны шул ук көнне сатып та бетергән. Икенче көнне кешеләр бер-бер артлы кошларның авырулары, үлүләре турында шалтыратып әйтә башлаган.

– 18 май көнне Илфатның урынбасары Айрат кайбер кешеләргә: «Кошлар авырып тора, без аларны дәвалыйбыз», – дип әйткән булган. Аны шулай икәнен белгән булсак, алмыйча да киткән булыр идек. Сатканнан соң кешеләр бер-бер артлы, чебиләр авырый, үлә, дип шалтырата башлады. Авырганнарына антибиотик бирергә куштык, тик аның файдасы булмады. Гомумән, берни белән дә дәвалап булмый. Кошлар күпләп үлә. Без кошчылык тармагында күптән эшлибез, ләкин моңа кадәр мондый хәл күргәнебез юк иде. Безгә халык каршында оят, чөнки алар белән һәрвакыт элемтәдә. Озак еллар эшлибез, – диде Зөлфия Солтанова.

Кошларның барысында да бер үк төрле авыру билгеләре күзәтелә: гыжлый, башлары шешә, тән температуралары күтәрелә, зәңгәрләнә һәм борыннарыннан сыекча ага.

Зыян күрүчеләр арасында Тукай районыннан Рәсмия Шәмсемөхәммәтова да бар иде. Ул халыкка акчаны үз кесәсеннән түләвен әйтте.

– Мин бройлерларны Әлмәт районнары авылларында саттым. 16 май кичендә 140 мең сум түләп, 500 чеби алып кайттык, икенче көнне берничәсенең башы шешүен күрдем. Шунда ук башка алыпсатарларны: «Алардан алмагыз, чебиләре авырый», – дип кисәттем. Авыруларын читкә алып куйдым да яхшыларын халыкка сатарга чыгып киттем. Ләкин 2–3 сәгатьтән күбесенең башлары шешеп чыкты, үзләре гыжлый иде. Икенче көнгә беренче сатып алучым: «Биш чебинең башы шеште», – дип шалтыратты. Шуннан соң чебине саткан бөтен кешегә шалтыратып, кошларның хәлләрен белештем, аннан соң барысын да йөреп чыктым. Чебиләр авырый иде. Бик авыр хәлдә булганнарын чалдырып, акчаларын кире кайтардым. Әле дә булса үлгән чебиләр өчен акча күчереп торам. Авырганнарын дәвалар өчен антибиотикларга кадәр алып бирдем. Үземдә авырып калган бройлерларны дәвалап карадым, ләкин терелеп китә торган түгел алар. 30 ел эшләп, мондый хәл күргән юк иде. Күпме халык зыян күрде?! Пенсия акчасын җыеп чеби алган әбиләрнең кайсы елый, кайсы безгә рәнҗи. Безгә ни эшләргә хәзер? – ди ул.

Казаннан килгән алыпсатар Венера апа да күз яшьләренә буыла-буыла:

– Кешеләрнең йөзләренә карарга оят бит. Алар миңа көнгә әллә ничә тапкыр шалтырата. 20 көн дәвамында шушы хәл бездә. Мин калтырап тора торганга әйләндем инде. Халыкка 500 мең сум бурычым бар. 12 мең пенсиям белән ничек түлим мин аны? Түләмичә дә булмый, чөнки намус дигән әйбер дә бар бит, – дип өзгәләнә ул.

Алыпсатарлар арасында беренче кат алып киткән чебиләрне сатып бетереп, икенче партия артыннан килүчеләр дә бар. Әйтик, Арчадан Рүзәл беренче тапкыр барганда 1600 чеби алып кайткан.

– Аларны 1,5 тәүлек эчендә сатып бетердем дә кабат килдем. Минем белән тагын ике егет бар иде. Чаллыны чыкканчы ук чебиләрнең авыруларына игътибар иттек тә барыбыз да кире борылдык. Кошларны кабул итеп алдылар. Аларны бушатып, юлга кузгалгач ук беренче партиядәге чебиләрне алучылар шалтырата да башлады, – диде Рүзәл.

Күпчелек алыпсатарлар, халык алдында абруебызны югалттык, дип борчыла.

– Без озак еллар чеби сату белән шөгыльләнәбез. Үзебезнең клиентларыбыз бар. Алар өметләнеп көтеп алалар, ветеринария документлары бармы, дип сорыйлар. Халыкның ничә еллар дәвамында яуланган ышанычын югалттык бит без, – диде Әгерҗе районыннан килгән алыпсатар.

Авыру тавыкларга да күчә

Эшмәкәрләр керемсез калса, гади халык акчасыз да, итсез дә, кайберләре хәтта йомыркасыз да калган булып чыкты. Чөнки әлеге авыруның чебиләрдән тавыкларга күчү очраклары да барлыгы билгеле булды. Әйтик, Кукмарадан Нурзия Хәбибуллинаның алыпсатар Илдар Шәнгәрәевтән алган 32 чебиенең барысы да үлгән. Җитмәсә, авыру хуҗалыктагы тавыкларга да күчкән. 21 тавыкның унбере үлде, диде ул безгә.

– Антибиотик бирүдән туктагач, чебиләр кабаттан үлә башлый. Аны 5 көннән артык бирергә ярамый бит. Гел дару тутырган чеби нинди була инде ул? – ди Илдар Шәнгәрәев.

Лаеш районының Зимняя Горка авылыннан Альмира Сәрварова да 33 чеби сатып алган булган.

– Түбән Камадан күченгәч, ел да чебиләр ала торган идек. Быел да бройлер алдык. Тик уңышсыз булды. Мондый хәлне күргәнебез юк иде. Моңа кадәр бер чебинең дә хәтта кыек басканы да булмады. Болары алып кайтканда ук сәламәт түгел, гыжлап тора иде. Сарайга ябып кергәч, ирем: «Чебиләргә әллә ни булды, зәңгәрләнә бит алар», – диде. Шуннан соң берсе артыннан икенчесе үлә башлады. Ветеринарны чакырттык. Ул антибиотик бирергә кушты. Ләкин аның файдасы булмады. 33 чеби алган идек, әлегә шуларның дүртесе генә исән. Аларын да тулысынча сәламәт дип әйтеп булмый. Ашамыйлар да, хәлсез генә утырып торалар, – диде ул.

Фото: Зөһрә Садыйкова

«Сезнең өчен вакытым юк»

Халыктан бер-бер артлы күңелсез хәбәр килә торгач, берничә көннән соң алыпсатарлар хуҗалык җитәкчесе Илфат Хөснуллин янына килә. Аңлатма һәм акчаны кире кайтаруны таләп итеп. Ләкин ул гына аларны колач җәеп каршы алмый. Алданган кешеләр белән сөйләшергә теләмәвен белдерә һәм: «Бездә авыру чеби юк», – дигән сүз белән генә чикләнә.

Илфат Хөснуллинга без дә шалтыраттык. Телефонны алса да, ниндидер аңлатма бирүне кирәк дип тапмады. «Сезнең белән юристыбыз сөйләшер. Үземнең эшем күп, вакытым юк», – дип кенә чикләнде ул. Безнең: «Сез киләчәктә эшегезне ничек алып барырга уйлыйсыз? Нәрсәгә өметләнәсез? Бәлки, чыгып, уртак фикергә килергә кирәктер?» – дигән сүзләребездән соң сөйләшүне бөтенләй өзде.

Шактый көттереп булса да, хуҗалыкның юристы Юрий Клюшниковны да күрү бәхетенә ирештек. Ул хуҗалыкта үз ветеринарлары булмавын һәм соңгы партиядә 90 мең бройлер чыгарылып, сатылып бетүен әйтте. 90 меңе дә сатылып беткәнме, әллә берничә меңе хуҗалыкта ук үлгәнме? Анысын инде тәгаен генә әйтү мөмкин булмас. Елына 300 меңгә якын кош-корт үстереп сатучы зур хуҗалыкның үз ветеринарлары булмавы да яхшы күрсәткеч түгел югыйсә.

– Без бер көнлек чебиләрне үстереп сатабыз. Хуҗалыкта барлык санитар нормалар саклана, – диде Юрий Клюшников. – Бу хәлләрдән соң безгә 13 эшмәкәр мөрәҗәгать итте. Аларның һәркайсына рәсми документлар бирелде. Без тиешле таләпләргә җавап биргән товар саттык һәм аны кире алырга, акчаны кайтарырга тиеш түгел. Ә инде суд була калса, аның карары буенча эш йөртәчәкбез.

Сәбәп нидә?

Урынга баргач, Тукай районының баш ветеринары Ленар Хәйбуллин, озак кына көттереп булса да, алыпсатарлар һәм безнең белән очрашуга килде.

– Без мондагы вазгыятьтән хәбәрдар, – диде ул. – Ләкин бу хәл ферма эчендә түгел, ә читтә булды. Чебиләр шәхси хуҗалыкларга таратылгач, күпләп үлә башлады. Бу хәлдән соң без хуҗалыкка килеп, пробалар алдык. Лабораторияләрдәге анализлар авырулар буенча чиста булуын күрсәтте. Чебиләр үлеменә юлдагы стресс, яктылык, машинадагы үтәли җил дә сәбәп була ала.

Республиканың төрле районнарына, төрле авылларына, төрле машиналарда һәм төрле шартларда таралган чебиләрнең барысында да бер үк вакытта бер үк төрле авыру чыгуның сәбәбе стресс булу бер дә ышандырмады, әлбәттә.

Алайса, сәбәп нәрсәдә? Бу сорауга һәркем җавап табарга тырыша. Эшмәкәрләр үлгән чебиләр буенча иң элек үз районнарындагы ветеринарларга мөрәҗәгать итә. Тикшерү нәтиҗәләре чебиләрдә кош гриппы булмавын күрсәтә. Моннан тыш, Арча районы алыпсатарлары үлгән кошларны үзләре Республика ветеринария лабораториясенә анализга алып барган. Гәрчә мондый хәлне һәр районның үз ветеринарлары катгый контрольдә тотарга тиеш булса да. Анализлар кошларда колибактериоз авыруы булуын ачыклый.

Ләкин безнең белән очрашуга килгәндә Ленар Хәйбуллин алыпсатарлар тапшырган анализларның нәтиҗәләрен белми иде әле. Анысын үзебезгә җиткерергә туры килде. Ләкин белгеч шуннан соң да үз фикерендә калды һәм колибактериоз стресс вакытында килеп чыга торган авыру булуын кабатлады.

Монда игътибар ителергә тиешле тагын бер мәсьәлә бар. Алыпсатарларның кулларында булган документларда бер айлык чебиләргә ике генә прививка ясалган дип язылган. Гәрчә дүрт вакцина булырга тиеш булса да. Ленар Хәйбуллин калган икесе хуҗалыкның эчке актларында гына күрсәтелүен әйтте. Кызганыч, анысын карау мөмкинлеге булмады.

Бу хәлләргә аңлатма бирүне сорап, без Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Бүген кош-корт арасында иң зур куркыныч тудыручы авыру – кош гриппы. Шуңа күрә без иң элек шушы авыру булу-булмауга тикшерәбез. Бу юлы да шуны эшләдек. Үлгән кошларда кош гриппы юк, – дип аңлатты ул. – Аларда колибактериоз авыруы булуы ачыкланды. Ул – эчәклекләрдә була торган инфекция, куркыныч авыру булып саналмый. Карантин кертелергә тиеш түгел. Ләкин бу авыру массакүләм үлемгә сәбәпче була ала. Вакытында дәваланмаса, барлык кошларның да үлеп бетүе бар. Кошлар авыруны хуҗалыкта эләктереп, машинада кайтканда, стресс кичереп, ягъни уңайлы шартлар булдырылып, авыру көчәйгән булырга мөмкин.

Тик авыру кошлар ни өчен сатылган соң? Әлеге сорауга җавап булмады. Бу хәлләрдән соң Габделхак Мотыйгуллин хуҗалыкта тикшерү үткәрергә вәгъдә бирде.

– Шулай да мин тикшерү нәтиҗәләре буенча ике як уртак фикергә килеп килешерләр һәм эш судка ук барып җитмәс дип өметләнәм, – диде ул.

Язманы газетага тапшырганда, фермер белән алыпсатарлар уртак тел таба алмаганнар иде әле. Хәзер зыян күрүчеләр берләшеп, фермерны судка бирмәкче булалар. Эшмәкәрләрнең суга аккан акчалары белән бергә халык каршында какшаган абруйларын да кайтарасылары бар бит әле. Әлеге мәсьәләне без дә күзәтеп торачакбыз.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


2 фикер

  1. Мин Арчадан. Бездә шул партиядән 18 май көнне 25 чеби алган идек. Бүгенге көнгә 17 нче июньгә шуларның 15 ше үлде. Калганнары терелеп бетә алмыйлар. Бүгенге көнгә сатып алган көрпә , комбикормаларга 4500 сум акча тотылды. Әле моннан тыш үзебездә булга бәрәңге, бодай,арпа һәм хезмәт, нихәтле нерва ….. Миңа бу расходларны кем каплар? пенсионерларга бик зур акча бит бу. 25 чеби- 8750+4500+барулар——чама белән акчалата15000(бер айлык пенсия) тотылган. Әдәм Мәсхәрәсе.Намуслары бармы икән ул бәндәләрнең? ………….?……….?

Фикер өстәү