Каурыйлы кагыйдә: кош итен сатуда таләпләр катгыйланды

Кош-корт итен базарда сатучылар өчен быелның 1 сентябреннән яңа кагыйдә үз көченә керде. Моннан ары сатылачак барлык кош-корт та махсус урында чалынырга тиеш. Кошчылык белән шөгыльләнүчеләр бу яңалыкны ничек кабул итте? Үзгәрешләр шәхси хуҗалыкларга ни дәрәҗәдә йогынты ясаячак? Без әлеге сорауларга ачыклык керттек. 

Әлеге яңалык аяз көнне яшен суккандай булмады үзе. Матбугат чараларында узган елдан бирле хәбәр итеп килдек. Фермерларны да, кош-корт асраучыларның үзләрен дә алдан ук кисәттеләр. Шуңа да карамастан, Чистай районының Дүртөйле авылында яшәүче Гүзәлия Хәмәтгалимова күңелсез хәлдә кала язган. Аларның хуҗалыгында 1 мең баш кош-корт асрала. Каз-үрдәген, күркәсен, ярминкәдә сатарлык булсын дип, тырышып үстергәннәр.

– Беренче партия казларыбызны суеп эшкәрткәч, Казандагы ярминкәгә юл тоттык. Ул көнне кертсәләр дә, икенче атнада бары тик чалу цехы аша узган очракта гына рөхсәт буласын әйттеләр. Бик борчылган идек, чөнки районда бер генә чалу цехы да юк бит. Бәхеткә, җомга көнне Казаннан рөхсәт бирделәр. Ел ахырына кадәр тыныч күңел белән сатарга мөмкин булачак. Аннан соң нишләрбез – бер нәрсә дә әйтә алмыйм, – диде ул.

Аның сүзләренчә, алга таба кош-кортны ничек тә махсус урында эшкәртү җаен карарга туры киләчәк.

– Районда кош-корт асраучылар шактый. Ләкин моңа кадәр сату белән авырлыклар булмагач, андый каршылыклар булыр дип уйламадык. Яшермим, безне бу турыда ярты ел элек кисәткәннәр иде инде. Ләкин алдан планлаштырганча, кош-кортларны барыбер сатып алдык. Махсус чалу урынын төзү безнең хәлдән килә торган гына эш түгел. Ул – зур чыгымнар сорый торган төзелеш. Аннан соң, безнең инде яшебез дә бар. Чебиләрне Мөслимдәге инкубатордан алып кайтабыз. Киләчәктә шунда ук чалдырып булмас микән дип тә уйлыйбыз. Ни уйларга да белгән юк. Бу эшебезне дә туктатасыбыз килми, – диде Гүзәлия Хәмәтгалимова.

Мөслим районында кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлар да, шәхси хуҗалыклар да күп. Моннан берничә ел элек үк биредә кош-корт чалу цехы булдырылган иде. Тик әлеге цехта теләге булган барлык кеше дә кош-кортын чала алмый дип аңладык.

Әмәкәй авылында кошчылык белән шөгыльләнүче Ралинә Бәширова әйтүенчә, кошларны эшкәртү белән проблемалар юк.

– Узган ел Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе калдыкларны ташлый торган махсус чокырлар ясаттырдылар. Без аларны эшләдек. Фермадан чыккан калдык-постык, әшәкеләрне шунда җыябыз, яндырасын яндырабыз. Сатар алдыннан ветеринар кош түшкәләренә мөһер суга. Әлеге таләпләрне үтәгән очракта, проблемалар килеп туганы юк, – диде эшмәкәр ханым.

Күптәннән сөйләнсә дә, республикада моңа әзер түгелләр, чөнки күпчелек районнарда кош чалу цехлары юк. Билгеле булганча, моңа кадәр әлеге тәртип сарык, дуңгыз һәм мөгезле эре терлекләрне чалуга кертелгән иде инде. Терлекләрен сату өчен үстергән шәхси хуҗалыкларга да малларын махсус урыннарда чалырга туры киләчәк, дисәләр дә, әлегә катгый рәвештә таләп итү очраклары турында ишеткәнебез юк. Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, сатуга дигән кош-кортны чалу тәртибе дә шулай салмак кына кереп китәчәк, дип ышандырды.

–  Бу кагыйдәләрне бүгеннән, хәтта быелдан башлап кертү дә җиңел түгел, чөнки республикада кош суяр өчен җитәрлек сугым заллары юк. Без бу мәсьәлә буенча эш алып барабыз, әлбәттә. Эшмәкәрләр дә яңа сугым урыннары төзи башлады. Аларга зыян китермәс өчен, моңа ел дәвамында акрынлап, җайлап кереп китәрбез, – дип аңлатты Алмаз Хисаметдинов.

Буа районының Ташкичү авылы да күпләп каз асраучылары белән данлыклы. Биредә шәхси хуҗалыклар 200, 600, 800, хәтта 1 мең баш каз-үрдәк алып үстерә. Тик биредә яңа кагыйдәләр турында ишеткән-белгән кеше юк.

– Күп каз асрасак та, безнең базарга барып сатканыбыз юк. Инде ничә еллар дәвамында үз клиентларыбыз барлыкка килде. Өйдән генә алып китәләр яки илтеп бирәбез. Каклап та, ыслап та, чи килеш тә сатабыз. Күпчелебездә зур катыргычлар бар, тиз арада сатылып бетмәгәнен шунда саклыйбыз. Безнең районда кош-корт өчен сугым заллары турында ишеткәнем дә юк. Булган очракта да, казларны ничек алып барасың анда? Күз алдыма да китермим. Бик мәшәкатьле эш булачак бит ул, – диде Салих Әхмәдуллин.

Әлегә шәхси хуҗалыкларга артык борчылырга туры килмәсә дә, кош түшкәләрен ярминкә, базар һәм кибетләргә куеп сатучылар өчен алдан хәстәрен күрми мөмкин түгел. Шуңа күрә киләчәктә кош чалу цехларын барлык районнарда төзү дә котылгысыз эш булачак.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү