Татарстанда бер ир-ат ике яшьлек оныгының коега төшеп һәлак булуы сәбәпле суд хөкеме алдына басачак

Фаҗига узган елның июлендә Нурлатта булган. Ике яшьлек кыз дәү әтисенә кунакка кайткан. Урамда уйнап йөргән бер мәлдә, кызчык юкка чыккан. Сабыйны эзли башлаганнар, әмма таба алмаганнар. Шуннан инде полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар, дип яза “КП-Казань”.

Баланың үле гәүдәсен дәү әтисенең өе тирәсендәге коедан эзләп тапканнар. Ир-ат, дезинфекцияләү эремәсен җыеп бару өчен, җир астына тимер цистерна урнаштырган. Бала шунда төшеп харап булган.
59 яшьлек ир-атка карата “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар. Менә хәзер тикшерү тәмамланган. Эш судка тапшырылган.


Фикер өстәү