Татарстан Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе Таулы Алтайга (Алтай Республикасы) сәфәр кыла.

Делегация составында – республика законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин. Аэропортта Татарстан депутатларын Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтае рәисе Артур Кохоев каршы алды.

Татарстан парламент делегациясенең эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтае арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салыначак.

Республика парламентарийлары шулай ук Алтай Республикасының татар диаспорасы вәкилләре белән очрашырга ниятли


Фикер өстәү