“Ватаным Татарстан” күчтәнәчләр белән махсус хәрби операция зонасына китте

Мөслим районының Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗевнең махсус хәрби операциядәге егетләр янына 12 нче мәртәбә китте.

Бу юлы “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәрләре дә егетләр өчен күчтәнәч җыйды. Шулай ук газета укучылары да редакциягә кирәк-яраклар китерде. Эльмира ханым ярты литрлы банкаларга салып бал алып килде, тәм-томнары да күп иде. Үз ирен махсус хәрби операциядә югалаткан Люция дә безгә кушылды. Ул бик күп күчтәнәчләр алып килде.

“Ватаным Татарстан”лыларның мондый эштә беренче генә катнашуы түгел. Ничек тә аларга үз җылыбызны бирәсебез килде. Бер генә теләк– илләр тынычланып, һәр ир-ат үз гаиләсе янына исән-имин кайтса иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү