Татарстан һәм Алтай Республикасы парламентлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Таулы Алтайда (Алтай Республикасы) Татарстан Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Әл Курултае арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документны парламент башлыклары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Артур Кохоев имзалады.

Ике парламент арасындагы беренче килешү 2004 елның июлендә төзелгән иде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, депутатлар, җитәкчеләрнең аралашып торуы килешүне яңартуга сәбәп булды. «Алтай Республикасы белән агросәнәгать һәм туризм юнәлешләрендә хезмәттәшлекне үстерәсебез килә», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда парламент эшчәнлеге, республикадан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән хезмәттәшлек, Татарстанда тынычлык һәм милләтара татулыкны саклау өчен башкарылган эш турында сөйләде. «Бу очрашу ике парламентның үзара хезмәттәшлеген ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ачар, ә безнең республикалар арасында дуслык ике республикага да файда китерер дип уйлыйм», – диде ул.

Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Курултае рәисе Артур Кохоев фикеренчә, безнең халыкларның тарихында һәм мәдәниятендә уртак яклар күп. «Яңартылган килешү – безнең төбәкләр һәм парламентлар арасында дуслыкны, үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуда яңа этәргеч бирер», – диде ул.
Тантана ахырында Артур Кохоев Фәрит Мөхәммәтшинга парламентара хезмәттәшлекне үстерүгә һәм ныгытуга зур шәхси өлеш керткәне өчен «Алтай Республикасы Парламенты» истәлекле медален тапшырды.
Татарстан парламентарийларының сәфәре рәсми очрашулар белән генә чикләнмәде. Алар «Алтай – Евразия йөрәге» стеласы янында эрбет агачлары уртыртты. Сүз уңаеннан, әлеге стела Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән ясалган һәм Алтай халкының үз теләге белән Россия составына керүенә 250 ел тулу уңаеннан Алтай Республикасына бүләк итеп тапшырылган иде. Һәйкәл төрки халыкларның берләшүе символы булып санала. Моннан тыш, Татарстан депутатлары Таулы Алтайның «Җиңү паркы» хәтер комплексында сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Танылган рәссам, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Алтай дәүләтчелегенә нигез салучыларның берсе Григорий Чорос-Гуркинны искә алдылар. 11 октябрьдә Алтайда сәяси репрессия корбаннары истәлегенә чаралар уза.


Фикер өстәү