Татарстан һәм Минск өлкәсе парламентарийлары хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Александр Турчин һәм Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашты.

Ун ел дәвамында Беларусь Республикасы Татарстанның иң мөһим тышкы сәүдә партнерлары арасында тора. Беларусь белән Татарстанның хезмәттәшлеге буенча ике яклы эшче төркем төзелгән, Белорусьның Казандагы илчелеге бүлекчәсе эшли, 2004 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Ике яклы элемтәләрнең парламент элемтәләре дә ныгый. Мәсәлән, 2022 елда Гродно шәһәрендә Татарстан Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, ә узган ел Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы белән Минск өлкәсенең Стародорожский районы арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланды.

Мондый күп дәрәҗәле партнерлык ике дәүләтнең хезмәттәшлеген баета, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Александр Турчин белән очрашуда сүз барды. Яклар Татарстан белән Минск өлкәсенең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенең яңа проектлары һәм юнәлешләре турында фикер алыштылар. Үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшин Александр Турчинны Татарстанга җавап визиты белән килергә чакырды.

Бүген предприятиеләрнең актив хезмәттәшлеге дәвам итә. Татарстанда тракторларның – 60, комбайннарның 40 проценты, Казан урамнарындагы һәр өченче трамвай, икенче автобус Беларустьта җитештерелгән.

Парламентара хезмәттәшлекне үстерү турында Татарстан парламент делегациясе әгъзаларының Минск өлкәсе Депутатлар советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашуында сүз барды. Бүген Татарстан Дәүләт Советы һәм Минск өлкә Советы тарафыннан имзаланган Хезмәттәшлек турында килешүне конкрет эчтәлек белән тутырырга, төбәк парламентларының профильле комитетлары дәрәҗәсендә үзара хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте Татарстан парламенты делегациясе әгъзалары.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «БелАЗ» холдингында булдылар, белорус машина төзелеше гигантының җитештерү корылмалары һәм тарихы белән таныштылар. Парламентарийларга завод үсешенең төп этаплары, җитештерү казанышлары, тәэмин итү географиясе һәм яңа эшләнмәләр турында сөйләделәр. Дәүләт Советы депутатлары җитештерү мәйданчыкларын карап чыктылар һәм «БелАЗ» техникасы үрнәкләре белән таныштылар.


Фикер өстәү