Гаилә елында Татарстан музей һәм театрларында «Гаилә абонементы» акциясе гамәлгә керә

Татарстан мәдәният учреждениеләрендә «Гаилә абонементы» акциясе старт алды. Ул гаиләләргә музей, театр һәм башка мәдәни объектларга барганда ташлама алырга мөмкинлек бирә. Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ«.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Ул, беренче чиратта, нигезләрне һәм традицияләрне саклау турында. Бөтен гаилә белән мәдәният учреждениеләренә баруны популярлаштыру өчен «Гаилә абонементы» проектын башлап җибәрәбез. Аның нигезендә ташламалы программа, шулай ук төрле учреждениеләрнең берләштерелгән проектлары каралган», — дип аңлатты Мәдәният министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.

Татарстанлылар акциядән файдалана алсын өчен, аларга учреждениедәге программа белән танышырга һәм анда билет алырга кирәк. Бу хакта мәгълүмат музей, театрларда һәм башкаларда булачак.

Шул ук вакытта кайбер учреждениеләр мондый проектны күптән гамәлгә ашыра, һәм ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева сүзләренчә, әлеге инициатива ярдәмендә берничә ел эчендә билетлар сатылышы күп тапкырлар арткан.

 


Фикер өстәү