Түбән Камада полиция хезмәткәрләрен пычак белән яралаганнар

Түбән Камада полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән кешене тоткарлаганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген көндезге сәгать икеләр тирәсендә шәһәрнең эчке эшләр идарәсе бинасы янындагы машина кую урынында билгесез кеше ике полиция хезмәткәренә һөҗүм итә һәм аларны пычак белән яралый. Бу хәлне күреп алган башка хезмәткәләр һөҗүм итүчене тоткарлый.

«Татар-информ» хәбәренә караганда, һөҗүм итүче – 24 яшьлек Түбән Кама кешесе. Ул наркотиклар сатып алган һәм саклаган өчен хөкем ителгән булган, ә узган елның декбарь аенда психиатрда исәпкә куелган.

Зыян күргән подиция хезмәткәрләрен авыр хәлдә хастаханәгә җибәргәннәр. Җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү