Шампиньоннан агуланырга мөмкинме?

– Бу гөмбәне бик яратам. Ләкин кибеттән сатып алганда һәрвакыт, агулы түгелме икән, дип шикләнеп куям. Ул агулы була аламы?

Нурания Сираҗетдинова. Казан

Укучыбыз соравына йогышлы авырулар табибы Марина Ковзун җавабы:

– Медиклар мондый хәлне бик сирәк очрата. Анысында да әле кеше үзе җыйган гөмбәнең агулы булып чыгуы аркасында гына. Теплицаларда үстерелгән гөмбә агулы була алмый. Аны хәтта, һич курыкмыйча, пешерелмәгән килеш тә ашарга мөмкин.


Фикер өстәү