Рөстәм Миңнеханов: Беларусь — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе

Беларусь — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Бу хакта Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Петр Пархомчик белән очрашуда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Беларусь вице-премьерына Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең делегация визиты элемтәләрне алга таба үстерүгә ярдәм итәр дип өметләнәм», — диде ТР Рәисе.

Ул Беларусь Президенты Александр Лукашенкога һәм Премьер-министры Роман Головченкога Татарстан-Беларусь мөнәсәбәтләрен үстерүгә шәхси игътибар биргәннәрее өчен сәламләү сүзләрен җиткерүне сорады.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан белән Белорусьның үзара хезмәттәшлекне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләре бар. «Беларусь тотрыклы рәвештә Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында лидерлар рәтенә керә. Безнең товар әйләнеше 1 млрд доллардан артып китә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Нефть химиясе, машина төзелеше, АСК, транспорт, медицина, югары технологияләр, җиңел сәнәгать, куллану базары, урман хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек алып барыла.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан күп еллар дәвамында Белорусь партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Алар арасында «Белнефтехим», «Минск трактор заводы», «Гомсельмаш», «Амкодор», «Минск автомобиль заводы» һәм башкалар. Белорусь шәһәр автобуслары һәм трамвайлары үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Әйтик, кичә Казанда маршрутка яңа буын МАЗ-303Т20 25 Ттроллейбусының беренчесе чыкты.

«Без шулай ук Беларусь Республикасы белән фән, мәгариф, мәдәният, туризм һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерәбез. Киләсе елда Казанда узачак „Киләчәк Уеннары“нда белорус катнашучыларын көтәчәкбез», — дип өстәде Татарстан Рәисе.

Петр Пархомчик сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерүнең зур потенциалын билгеләп үтте, аерым алганда, транспорт һәм сәнәгать кооперациясе өлкәсендә.


Фикер өстәү