Август аенда машиналар кыйммәтләнгән

70 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Дилерлар соңгы вакытларда машина бәяләренең ничек үзгәрүе турында сөйләгән. Бу хакта “Российская газета” яза.

“Автодом” компаниясенең коммуникацияләр буенча директоры Анна Уткина билгеләп үткәнчә, быел 1-15 август чорында яңа машиналарның 13 маркасы кыйммәтләнгән. Үзебездә, шулай ук Кытайда җитештерелгән автомобильләр бәясе үскән. “Корыч ат”ларның хакы 70 меңнән 400 мең сумга кадәр арткан.
Август аенда машиналар 120 меңнән 600 мең сумга кадәр кыйммәтләнде, дигән “Российская газета” хәбәрчесенә “Авилон” генераль директорының яңа машиналар сату буенча урынбасары Ренат Тюктеев. Кыйммәтле маркаларның бәясе исә тагын да күбрәк арткан.


Фикер өстәү