ТНВ телеканалы алып баручысы Ландыш Хөсәенова: «Ул туйны мәңге онытмам»

ТНВ телеканалы алып баручысы Ландыш Хөсәенова кызыклы хатирәсе белән уртаклашты.

Җәйге матур бер көнне табигать кочагында чираттагы бәхетле парны теркиләр. Кинәт кенә көчле җил чыгып, балдаклар салынган тартма җиргә төшеп китә, балдаклар чирәм арасына тәгәри. «Йөрәгем «жу» итте, – ди Ландыш. – Нишләргә? Ике секунд эчендә үземне кулга алдым да, тантаналы чыгышымны дәвам итеп: «Ә хәзер кунаклар арасында квест тәкъдим итәм! Балдакларны кем беренче таба, шул яшьләргә чын күңелдән бәхет тели булып чыга!» – дидем». Уенны ди-джей да тиз генә «эләктереп» ала, дәртле музыка куеп җибәрә. Йөзләренә елмаю кунган кунаклар «уен»га кушылып, мәш килеп, балдак эзли башлыйлар. «Ул мизгелдә нәрсә кичергәнемне үзем генә беләм, – ди Ландыш. – Тартманы җил тәгәрәтте дә бит, алып баручы булгач, мин җаваплы лабаса!» Кияүнең әтисе бик җитез һәм үткер күзле булып чыга: иң беренче булып балдакларны ул таба. «Әлбәттә, һәр әти-әни баласына бәхет кенә тели, без моңа бүген тагын бер кат инандык!» – дип, Ландыш тантананы дәвам итә. Шөкер, яшьләр үзләре бу хәлгә артык игътибар бирмәгән, елмаеп кына кабул иткәннәр.


Фикер өстәү