«Чикләү түгел, ярдәм кирәк»: асрарга мөмкин булган терлек санын чикләргә телиләр

Россиядә «Шәхси хуҗалыклар турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертелергә мөмкин, чөнки Дәүләт Думасында яңа закон проекты каралачак. Әстерхан өлкәсе Думасы депутатлары тәкъдим иткән проектның асылы шәхси хуҗалыкларда терлек санына квота билгеләүдән гыйбарәт. Ягъни аларның өметләре акланса, шәхси хуҗалыкларда асрарга мөмкин булган терлек санын һәр төбәк үзе билгеләргә тиеш була. Сан артып китсә, хуҗалык башлыгына шәхси эшмәкәр булып теркәлергә туры киләчәк. Ә эшмәкәр булгач, салымын түләячәк дигән сүз. Әстерханга яраган Татарстанга барамы? Закон кабул ителгән очракта, шәхси хуҗалыкларга ни яный? Без әлеге четерекле закон проектын өйрәндек.

Баетмас – бөлдерер

Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт та моңа кадәр шәхси хуҗалыкларда тотылучы терлек санына карата үз фикерен белдергән иде. «Монда эш менә нәрсәдә: әгәр закон тарафыннан шәхси хуҗалыкларның нәрсә эшләргә тиешлеге билгеләнмәгән икән, ул 30 дуңгыз тотып, эшмәкәрлек эшен алып барырга мөмкин. Бу шәхси хуҗалык була аламы? Шуңа күрә чикләрне билгеләргә кирәк», – диде ул.

Бу проблема башка төбәкләрдә очраса да, Татарстанга хас түгел. Бездә мондый хуҗалыклар я фермер, яки шәхси эшмәкәр булып теркәлә. Ләкин федераль закон кабул ителгән очракта, үзгәреш җилләре барлык субъектларга да кагылачак.

Ел башындагы мәгълүматлар буенча, Татарстанда 468 мең шәхси хуҗалык исәпләнә. Алар республикадагы авыл хуҗалыгы продукциясенең 41,4 процентын җитештерә. Бу – 98,2 млрд сум акча дигән сүз. Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда сыерларның – 42, кәҗә һәм сарыкларның – 46, атларның 49 проценты шәхси хуҗалыкларда асрала. Әлеге закон кабул ителә калса, халык терлек асраудан туктамасмы? Ә бит соңгы биш елда аларның саны болай да артуга таба бармый. Шушы еллар эчендә шәхси хуҗалыклар – 29 процентка, фермерлар дүрттән бер өлешкә, тармактагы эшмәкәрләр 45 процентка кимегән.

Азнакай районының Урманай авылында яшәүче ирле-хатынлы Галия һәм Зирәк Мөхәммәтшиннар менә инде шактый еллар үзләре җитештергән продукцияне сатып көн итә. Ел әйләнәсе атнасына берничә тапкыр район үзәгенә барып, үз хуҗалыкларында җитештергән продукцияне саталар. Моңа кадәр өч сыер сауган булсалар, узган ел икегә генә калдырганнар. Шул өч сыерның сөтен, каймагын, катыгын, ак һәм кызыл эремчеген, кортын, маен ясап сата алар.

– Файдасы бар, әлбәттә. Акчаны җыеп, зур әйберләр алдык, димәсәк тә, алган кредитларны түләп барырга җитәрлек акча кереп бара. Анысы да зур ярдәм, сөтнең кереме начар түгел. Ләкин чыгымы да күп. Терлек азыгын тулысынча сатып алабыз. Бу закон проекты турында ишетмәгән идек әле. Тагын фермер, эшмәкәр булып теркәләсе булса, авылда беркем дә мал тотып азапланмаячак инде. Күңел төшеп китте, әлбәттә, тик бездә андый дәрәҗәгә барып җитмәсләр дип өмтеләнәм, – ди хуҗабикә.

Белгечләр фикеренчә, терлек санына чикләүләр кертү һәм эре шәхси хуҗалыкларны шәхси эшмәкәрлек буларак теркәү бюджет казнасын салым белән баетуга әллә ни зур йогынты ясамас. Ә менә хуҗалыкларны бетерергә һәм эшчәнлекләрен «күләгә»дә алып барырга бик яхшы сәбәп булырга мөмкин.

Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Артур Николаев та шул фикерне куәтләде. Алай гына да түгел, ул хәтта шәхси хуҗалыкларны үстерүне социаль проект буларак карарга кирәк дип саный.

– Без халыкны авылда калдыру турында сөйлибез. Ләкин анда эш табу җиңел түгел. Әйе, безнең күпчелек районнарда сәнәгать мәйданнары, үсеш ноктасы бар, тик күпчелек барыбер җирдә эшләргә күнеккән. Шуңа күрә хуҗалык итүнең бу формасы мөһим, – ди ул.

 Чикләү түгел, ярдәм кирәк   

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев фикеренчә, әлеге закон проекты Россиянең киң далалы, күп терлек асраучы төбәкләре өчен туры килә.

– Россиянең 85 төбәге бар. Киң далалары булган субъектларда 100әр, хәтта меңәр баш мал тоткан шәхси хуҗалыклар бар, – ди ул. – Безнең аңлауда шәхси хуҗалык үз-үзен тәэмин итәрлек ризык әзерләргә тиеш. Ә бу юл белән алар салымнан качу мөмкинлеген карый дигәнне аңлата. Бу проблема безнең республикага хас түгел. Ләкин шундый хәл булды дип күз алдына китерик әле. Күршегез 50 баш мал тотса, сезгә ошар идеме? Моннан тыш, ветеринария кагыйдәләре дә бар бит әле. Аларны үтәмәгән очракта, авырулар килеп чыгу куркынычы артуын да аңлыйбыз. Татарстандагы шәхси хуҗалыкларга игътибар һәрвакыт зур булды, чөнки барыбыз да авылда сыер булмаса, аның тотрыклылыгы, кереме бетүен аңлыйбыз. Ә мал тоту җиңел түгел, аеруча азык әзерләүдә авырлыклар бар. Язгы җыелышларда да без бу мәсьәләләрне кузгатачакбыз.

Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров исә әлеге үзгәрешләрне гомумән бер генә субъектка да кертмәү яклы.

– Бер яктан, авыллар тарала. Икенче яктан, авылдан халык кача, – ди ул. – Татарстанда шәхси хуҗалыкларга каршы килә торган үзгәрешләр булмас дип уйлыйм. Чөнки бездә, киресенчә, аларга ярдәм чаралары уйлап табылды. Һәм бер көнне маллар үрчетергә, тавыклар асрарга тыйсыннармы? Хрущев заманында терлекләрнең баш санын чикләү кертелгән иде. Ләкин бу нәрсәгә китерде? 60 нчы елларда базарда сатар өчен ит бетте. Ипи җитми башлады. Шуңа күрә барысы да бер-берсенә бәйле. Мондый закон чыкмаганда да авылдан 101 мең кеше китте. Безгә әле беренче чиратта халыкны, аның малын саклап калуны кайгыртырга кирәк.

Әлеге закон проектына карата Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да берәр төрле фикер алырга өметләнгән идек. Тик, кызганыч, әлегә  ачык кына җавап бирүче булмады. Шулай да министрлыкның бу закон проектын хупламавы аңлашылды.

Таһир Һадиев әйтүенчә, шәхси хуҗалыклардагы мал санына кагылышлы закон проектының безнең өчен бер уңай пункты бар: шәхси хуҗалык булып калыр өчен баш санын һәр төбәк үзе билгели алачак. Бөтен өмет тә әнә шунда.  «Без исә «алтын урталык»ны табачакбыз», – дип ышандырды депутат.

  Тавык чалу тыела?

– Мин киләчәктә барыбер шуңа таба барырбыз, дип уйлыйм, – диде республикада танылган фермер. Кызганыч, билгеле сәбәпләр аркасында ул исемен күрсәтмәүне үтенде. –   Терлек азыгы кыйммәт булу сәбәпле, болай да  авылда күпләп мал тота алмаучы халыкны кысрыклау бара. Бу закон – аларга үз продукцияләрен җитештерү өчен тагын бер киртә булачак. Авылда халык өчен болай да тиешле шартлар юк, ә бу юл белән бөтенләй кысрыклап чыгармакчы булалар. 2023 елның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалыклар тавыкларын да чалым пунктларында чалдырырга тиеш булачак. Махсус урыннарда чалынмаган һәм ветеринар тикшерүе узмаган кош-корт итен саткан очракта, хуҗалык башлыгына штраф яный. Менә шулай итеп халык үзе үстергән тавыгын да сата алмас дәрәҗәгә җитәчәк. Һәм киләчәктә кибеткә юл тотачак.

Белгечләр, фермерлар, җитәкчеләр белән әлеге тема турында сөйләшкәндә, шәхси хуҗалыкларда ветеринар кагыйдәләр үтәлмәү, шул исәптән кош-кортлар тоту, чалу мәсьәләләре дә еш телгә алынды.  Кайбер район үзәкләрендә кош-корт тоту белән бәйле авырлыклар да килеп туган икән, дигән хәбәр дә килеп иреште.

– Без Нурлатта үз йортыбыз белән яшибез. Күп итеп тавыклар тота идек. Узган ел ахырында «Водоканал» хезмәткәрләре кош-корт тотучыларга салым түләттерәләр икән, дигәч, тавыкларыбызны авылга кайтарып куйдык. Дөрес, ул сүздән генә дә курыкмадык. Сараебызны яңартырга кирәк иде. Мондый карарга килер өчен шул сәбәп җитә калды. Ләкин бу хәбәрне ишеткән күршеләребез дә тавыкларын эшкәртеп бетерде, – диде Нурлатта яшәүче Рәмзия ханым.

Шөкер, монда ветеринария кагыйдәләренең катышы булмавы ачыкланды. Сүз, исәпләү счетчигы булмаган очракта, су тарифын ишегалдындагы кош-корт, мал санына карап билгеләү турында барырга мөмкин, дип аңладык.

Тик без шулай да үзен күрсәтмәүне сораган фермерның сүзләренә ачыклык кертер өчен, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идәрәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугумановка чыктык. «Әйе, чыннан да, киләсе ел башыннан шәхси хуҗалыкларда тавык чалуга бәйле үзгәрешләр керәчәк, – дип раслады ул. – Ләкин бу үзләренә ашар өчен түгел, ә сатуга алып барган очракларда үтәлергә тиешле шарт булачак».

Рөстәм Гәрәфетдинов, эшмәкәр:

Авыл хуҗалыгы – зыянга эшли торган тармак. Шәхси хуҗалыкта эшләп баю мөмкин эш түгел. Авыл хуҗалыгының бизнес түгел, ә яшәү рәвеше икәнлеген аңлау мөһим. Тик булган ярдәм чаралары тармакны үстерергә җитми.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү