«Макдоналдс» Россиядәге барлык рестораннарын ябачак

«Макдоналдс» рестораннары билгесез вакытка ябыла. Аның Росиядәге 62 мең хезмәткәре хезмәт хакын алуны дәвам итәчәк, дип билгеләп үтә компания.

«Макдоналдс» Россиядә 850 ресторанын ябачак, дип хәбәр итә Washington Postи компания башлыгы Крис Кемпчински сүзләренә сылтама белән . Аларның кабат ачылу вакыты әлегә билгеле түгел. Компания үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне дәвам итәчәк.

«Макдоналдс» Россиянең хәрби операциясе башлангач Украинадагы барлык рестораннарын да япкан иде.


Фикер өстәү