Сенатор Климов: “Украинада махсус хәрби операция озакламый төгәлләнәчәк”

Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе озакламый төгәлләнергә тиеш. Федерация Советының Россия суверен эшләренә тыкшынуны кисәтү комиссиясе башлыгы Андрей Климов шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясе тиздән төгәлләнәчәк. Без аны сузарга җыенмыйбыз”, – дигән сенатор Африка һәм Азиянең матбугат чаралары вәкилләре өчен Украина кризисы буенча үткәрелгән брифингта.

“Украинаны Россиягә, дөньяга куркыныч тудырмый торган илгә әйләндерүгә, биолабораторияләрендәге хәлләрне ачыклауга, атом-төш объектларының иминлеген тәэмин итүгә хәрби хәрәкәтләр туктатылачак”, – дип белдергән Климов.

Шул ук вакытта сенатор, Көнбатыш илләре, учакка бензин салып, Украинаны коралландыруны дәвам итә, дип тә өстәгән.


Фикер өстәү