Дмитрий Медведев ни өчен Россиянең җиңелмәячәген аңлаткан

Атом-төш коралына ия булган илнең җиңелүе атом-төш сугышы башлануга китерергә мөмкин. Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Давос форумында катнашучыларның “Россиянең җиңелүе аша тынычлык урнаштыру”га өндәүләренә карата шундый фикер әйткән.

Ул НАТО әгъзаларының, шундый тынычлыкка өндәп, иртәгә Украинага һөҗүм итү коралының яңа төрләрен, танклар җибәрүне күздә тоткан яңа стратегия буенча фикер алышачакларын искә төшереп үткән.

“Гадәти сугышта атом-төш коралына ия булган илнең җиңелүенең атом-төш сугышы башланып китүгә этәргеч бирү куркынычы шул мескеннәрнең берсенең дә башына килми. Атом-төш державаларының үз язмышын хәл итүгә бәйле бер генә зур конфликтта да җиңелгәне юк әле”, – дип басым ясап әйткән сәясәтче үзенең телеграм-каналында.


Фикер өстәү