«Кызыл сызык»тан чыгу: Украинадагы махсус хәрби операция турында 10 сорауга җавап

«Российская газета» Украинадагы махсус хәрби операция турында халыкны иң нык кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Без дә, шуларның иң мөһимнәрен туплап,  укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

  1. Без Украинада нишлибез?

Президент Владимир Путин 21 февральдәге мөрәҗәгатендә белдергәнчә, узган елның декабрендә Европада иминлекне саклау, НАТОны киңәйтмәү турында АКШ һәм аның союзниклары белән тагын бер тапкыр үзара килешүгә омтылыш ясалды. Әмма бу юлы да уртак тел табылмады.

Тарихтан белүебезчә, 1940 елда һәм 1941 ел башында СССР сугышны булдырмау яки һич югы кичектереп тору өчен төрле чаралар белән тырыша. Әмма Бөек Ватан сугышы алдыннан агрессорны акылына китерергә маташу хата булып чыга һәм бу халкыбызга бик кыйммәткә төшә. «Мондый хатаны кабатламаячакбыз», – дип белдерде Владимир Путин. Эш шунда: тарихи территорияләребез тирәсендә безне дошман күргән «анти-Россия» булдырылды. Ул тулысынча тышкы контрольлеккә алынып, НАТО илләренең кораллы көчләре һәм коралы белән бик нык тәэмин ителде.

«Мәнфәгатьләребезгә генә түгел, дәүләтебезгә, аның мөстәкыйльлегенә дә янау бу. Кат-кат телгә алынып килгән шул «кызыл сызык» бу. Алар аннан чыкты», – дип йомгак ясады Россия Президенты.

Асылда Россиягә карата соңгы елларда бик җентекләп планлаштырылган мәгълүмати операция үткәрелә. АКШның соңгы атналардагы мәгълүмати сәясәтенә килсәк, Америка Гыйракка бәреп кергәндә дә шундый ук хәл күзәтелде. Саакашвилиның да Цхинвалга һөҗүме алдыннан, америкалыларга ияреп, шулай кыланып алуын бик яхшы хәтерлибез. Россиянең Украинага һөҗүм итәсе көнен АКШ һәм Британиянең көннең-көнендә тәкрарлап торуы дөнья җәмәгатьчелеген агрессорның нәкъ менә Мәскәү булып торуы турында фикергә этәрде. АКШ һәм НАТОның безнең белән уртак тел табу уе юк иде – алар беренче булып һөҗүмгә әзерләнде. 150 мең кешедән торган гаскәрнең Донбасс һәм Кырымга бәреп керергә җыенуы белән беррәттән, НАТО көчләренең Россиягә ракета һөҗүме ясау планы да булгандыр. Шулай икән, Президент Путинның,  1941 елның июнендә фашистлар Германиясенең кинәт һөҗүменә бәйле хәлнең кабатлануына юл куярга ярамый, дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Махсус операция башлап, Донбасста, Украина һәм Россиядә йөзләрчә мең кешенең гомерен саклау белән беррәттән, Өченче Бөтендөнья сугышы башлануны да булдырмыйча калганбыздыр, дип уйларга тулы җирлек бар.

«Дус булмаган илләр» сумнарны кайдан алыр?

  1. АКШ белдергәнчә, НАТО да, Кушма Штатлар үзләре дә Россиягә янамый. Шуңа күрә, янәсе, Мәскәүнең барлык шикләнүләре урынсыз. Чыннан да, шулаймы?

Россия Иминлек советы мәгълүматларына караганда, соңгы вакытларда Европада АКШның 60 мең хәрби хезмәткәрдән, 200 танк һәм 150 хәрби самолеттан торган бик зур кораллы көчләре төркеме булдырылган. Моннан тыш соңгы елда Россия чикләре янында Америка бомбардировщикларының очышлары 40 процентка арткан. Калининград өлкәсе һәм Кырымда НАТОның һава разведкасы ике тапкыр диярлек көчәйтелгән. Кара диңгездә НАТО корабларының провокацияләр ясаудан туктаганы юк. Россиягә каршы сугышка әзерләнү,  димичә, моны тагын ничек дип атарга мөмкин?

Шулай итеп, «акыллы» Европа, 1941 елдагы кебек, 2022 елда янә «Кызыл армия»гә каршы сугышка «керде». 1941 елда ул Гитлер Германиясе артыннан барса, хәзер аны АКШ җитәкли. 2022 елның гыйнварыннан февраль уртасына кадәр, ягъни махсус операция башланганчы, Украинага Көнбатыш илләреннән 50ләп хәрби транспорт самолеты төшеп утырган: алар 2 мең тонна корал, сугыш кирәк-ярагы, саклану чаралары китергән.

Бигрәк тә АКШ тырышкан: 2014 елдан бирле Кушма Штатлар Украинага 2,7 миллиард долларлык хәрби ярдәм күрсәткән. 17 мартта Байден Украинага тагын 1 миллиард долларлык корал җибәреләчәген белдерде. Ягъни АКШ, чыннан да, Украинада соңгы украин солдатына кадәр сугышырга әзер, дигән сүз.

  1. Киев һәм аның Көнбатыштагы дуслары фикеренчә, Донбасс мәсьәләсен сөйләшүләр юлы белән дә хәл итәргә мөмкин иде. Дөрес фикерме бу?

Россия 8 ел буе Киевны Донбасс белән үзара килешергә өндәп килде. Әмма Украина хакимияте, үз халкын «террорчы» дип белдереп, аның белән сөйләшергә теләмәде. Хакимияттәгеләр Минск килешүләрен үтәмәячәкләрен бөтен халык ишетерлек итеп әйткәч, бу мәсьәләгә нокта куярга туры килде. «Россия Донбасс халкына карата геноцидка башка түзеп тора алмый. Минск килешүләре юкка чыкты», – дип белдерде Президент Путин. Аның әйтүенчә, Европа Киевны «Минск-2» килешүен үтәүгә мәҗбүр итә алмады, шуңа күрә Донецк һәм Луганск республикаларын танудан башка чара калмады. Ә Минск килешүләре республикаларны тануга кадәр инде әллә кайчан ук «үтерелде».

Фин сугышы: сәбәбе дә, максаты бүгенгә кадәр зур бәхәсләр тудыра

  1. Ни өчен Россия махсус хәрби операция башлады? Берничә көн алдан гына, мондый хәл булмаячак, дип белдерелгән иде бит?

Украинага гаскәрләр кертү турында карар, чыннан да, бик ашыгыч төстә кабул ителде. Сәбәбе –  Украинаның Донбасс һәм Кырымга бәреп керергә әзерләнүе турында, шулай ук Украинаның Россиягә карата атом-төш коралы куллану ихтималы турында мәгълүматлар алыну.

  1. Ә Украинаның атом-төш коралы бармы?

Исегезгә төшерәбез: нәкъ менә Зеленский 20 февраль көнне Мюнхенда, ягъни Россиянең Луганск һәм Донецк республикалары бәйсезлеген тануына бер көн кала, Украинаның Будапешт меморандумыннан чыгарга һәм үзен саклау өчен атом-төш коралын эшләргә әзер булуын белдерде.

Бу вакытта Киев инде атом-төш коралын эшләүгә барысын да әзерләп куйгандыр, дип уйларга кирәк. Беренчедән, Украинаның Россия тарафына берничә тапкыр җибәреп караган «Точка-У» Россиягә инде берничә тапкыр җибәрелгән “Точка-У””” ракеталары (СССРдан соң анда кимендә 90 шундый ракета комплексы калган) бар. Аларны атом-төш коралы белән дә корырга мөмкин. Икенчедән, Украина «Южмаш» һәм «Южное» ракета конструкторлык бюроларына ия. Аларда баллистик ракеталар җитештерүне яңартып җибәрергә мөмкин. Советлар Союзыннан калган атом-төш тикшеренүләре белән шөгыльләнүче фәнни-техник институтлар, шулай ук атом электр станцияләре челтәре эшләп килүен онытмыйк тагын. Боларның барысы да  «пычрак» атом бомбасын да, шулай ук Көнбатыштагы дуслар ярдәмендә «гадәти» атом-төш ракеталарын да җитештерү мөмкинлеге бирә. Әле тагын Киев режимының Пентагон белән атом-төш коралы буенча гына түгел, биологик корал эшләү буенча да иңгә-иң торып эшләгәнлеге ачыкланды. Россия Оборона министрлыгы рәсми вәкиле Игорь Конашенков белдергәнчә, Украина биолабораторияләре хезмәткәрләреннән 24 февральдә аеруча хәтәр патогеннарның ашыгыч төстә юкка чыгарылганлыгы турында документлар алынган.  Биредә чума, түләмә, холера һәм башка куркыныч чирләр китереп чыгаручы вируслар турында сүз бара.

«Ифляциянең түшәмгә сикерүен ике елсыз да туктатып булмас»

  1. Украина хәрбиләре ни өчен Путинны ишетмәде?

Эш шунда: Донецк, Луганск чикләрендә тупланган Украина хәрби көчләре (ВСУ) һәм националистлар гвардиясе Донбассны тиз генә алмакчы иде. Хәер, Украинаның дистәләрчә мең хәрбие дә – асылда шул ук националистлар. Донецкида яшәүче тыныч халыкка көннең-көнендә туплар атып торган ВСУ артиллеристлары яки ракетачыларын боерык үтәүче гади хәрбиләр дип кенә әйтергә тел әйләнми.

Донецк Республикасы Халык милициясенең рәсми вәкиле Эдуард Басурин махсус операция башланырга бер атна кала ВСУдан урланган Донбасска һөҗүм картасын фаш итте. Анда артиллерия, ракета, авиация һөҗүме, шуннан соң «Төньяк», «Көньяк» һәм «Көнчыгыш» төркемнәре һөҗүме планнары бик төгәл күрсәтелгән.

Шул ук вакытта Донецк, Луганск һәм тагын берничә шәһәрне һөҗүм итмичә генә камалышка алуның, ыгы-зыгыда Россия чигендә НАТОның тынычлык урнаштыручы көчләрен төшереп утыртуның күздә тотылганлыгы ачыкланды.

Инде килеп, 6 мартта ВСУның Донбасс һәм Кырымга 8 март көнне бәреп керергә әзерләнгәнлеге мәгълүм булды.

Һәр тиен исәптә чак: кризис чорында акчаны ничек янга калдырырга?

  1. Украина нацистлары – кемнәр ул?

2014 елгы «мәйдан»нан соң Украина неонацистлары оешмалары җитәкчеләре  һәм Донбасста сугышкан боевиклар, Югары Радага үтеп, Украина хөкүмәте һәм президенты офисында зур вазыйфаларга ия булды.

Бу адәмнәрнең украин булулары белән горурлануы үзләрен Донбасста яшәүчеләрне кешегә дә санамаслык дәрәҗәгә җиткергән. Украина башкисәрләре Донецк һәм Луганск республикаларында 8 елга сузылган геноцидта 14 меңгә якын кешене үтергән. Шуның 500дән артыграгы – балалар.

Киевның 2014 елдан бирле үз халкы белән алып барган сугыш алымнары гитлерчыларның оккупацияләнгән җирләрдәге вәхшилегеннән аерылмый диярлек. Мариуполь, Харьков һәм кайбер башка шәһәрләрдә яшәүчеләрне тере калкан сыйфатында куллануга да кагыла бу. Мондый алымны хәзер Сүриядәге ИГИЛ (Россиядә тыелган террорчы оешма) боевиклары гына куллана.

Украина – Көнбатышның «анти-Россия» проекты гына түгел. Соңгы 30 елда рус телле халык өчен чын мәгънәсендә хезмәт-тәрбия концлагерена әйләнде ул. Шушы еллар эчендә «москаль» (мәскәүле) һәм «кацап»ларга (мәскәүле булмаганнар) карата чиктән тыш нәфрәт тудырылып, 2014 елда ул соңгы чиккә җитте. Нәкъ менә шул чагында Украина авиациясе Донецк, Луганск шәһәрләрен утка тотып, балалар һәм хатын-кызларны үтерде. Ә националистлар, Одессаның Профсоюзлар йортында кешеләрне тереләй яндырып, янәсе, «сепар» һәм «колорадо»ларны үтерәбез, дип ыржайды.  Соңгы 8 ел дәвамында Украинада Россиягә карата ирекле фикер йөртү, аңа аз гына теләктәшлек белдерү дә катгый төстә бастырылып килде.

Киев режимы белән килешмәүчеләр төрмәләргә утыртылды, судсыз-нисез җәзаланды, үтерелде. Халыкка, аеруча яшьләргә нацистлык идеяләре үтә нык сеңдерелде. Нәкъ менә шул сәбәпле хәзер ВСУда гына түгел, «Азов» нацистлары, башка националистик батальоннар сафларында руслар, хәтта Донбасста яшәүчеләр дә бар.

Рәшит Фәтхрахманов: Дефолт булса да, булмаса да, безнең хәл начараячак

  1. Ни өчен Россия хәрби операцияне 2014 елда үткәрмәде? Безгә барыбер санкцияләр салынды бит.

Ул чагында илебез хәзер кертелгән санкцияләргә әзер түгел иде. Икътисад аларны күтәрә алмаган булыр иде. Моннан тыш 8 ел эчендә армия һәм флотны заманча техника һәм корал белән, шул исәптән югары төгәллектәге корал белән җитәрлек күләмдә тәэмин итүгә ирешелде.

  1. 30 ел буе бандерачылык пропагандасы алып барылган Украинада күпчелек халыкның Россияне беркайчан да кабул итмәячәге, шуңа күрә алга таба безгә партизан сугышларына һәм террорлык актларына дучар булып яшәргә туры киләчәге турында фикерләр ишетелгәли. Чыннан да, шулай булырмы?

Юк. Мәсәлән, «Мәйдан» «байрагы», русларны күралмаган вертолетчы Надежда Савченконы хәтерлисездер. Ул Россия журналистларын үтергән өчен төрмәдә утырды. Амнистиягә эләгеп, Украинага әйләнеп кайткач, фикерен тамырдан үзгәртте.

  1. Алга таба ничек булачак?

Илдә тынычлык урнаштырылганнан соң ирекле сайлау үткәрү күздә тотыла. Җинаятьчел режимга кагылышы булмаган җитәкчене Украина халкы үзе сайлаячак. Украина дәүләт буларак сакланып калачак. Әмма нинди статуста булачагы әлегә билгесез: бу кадәресе сөйләшүләр барышында хәл ителергә тиеш.

 

АКШ кайсы илләрне бомбага тотты?

Корея һәм Кытай 1950 — 53 (Корея сугышы)

Гватемала 1954

Индонезия 1958

Куба 1959-61

Гватемала 1960

Конго 1964

Лаос 1964-73

Вьетнам 1961-73

Камбоджа 1969-73

Гватемала 1967-69

Гренада 1983

Ливан 1983, 1984

Ливия 1986

Сальвадор 1980

Никарагуа 1980

Иран 1987

Панама 1989

Гыйрак 1991 (Фарсы култыгында сугыш)

Күвәйт 1991

Сомали 1993

Босния 1994, 1995

Судан 1998

Әфганстан 1998

Югославия 1999

Йәмән 2002

Гыйрак 1991-2003 (АКШ/ Бөекбритания даими рәвештә)

Гыйрак 2003-2015

Әфганстан 2001-2015

Пакыстан 2007-2015

Сомали 2007-2008, 2011

Йәмән 2009, 2011

Ливия 2011, 2015

Сүрия 2014-2015


Фикер өстәү