Фин сугышы: сәбәбе дә, максаты бүгенгә кадәр зур бәхәсләр тудыра

Кышкы сугыш 1939 елның 30 ноябреннән 1940 елның 12 мартына кадәр дәвам итә. Бу канкоешта Татарстаннан да корбаннар байтак була. Ул ни сәбәпле килеп чыга? Максаты нинди? Фин сугышында һәлак булып, сазлыкларда «хәбәрсез югалган» якташларыбызның язмышы ничек? Шул хакта без Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының өлкән фәнни хезмәткәре Михаил Черепанов белән сөйләштек.

– 1917 елгы инкыйлабтан соң Европа картасында яңа бәйсез дәүләт – Финляндия барлыкка килә. Шул вакыттан Суоми белән Россия икесе ике төрле үсеш ала. Илебезнең Төньяк башкаласы чик буенда, Финляндиядән бары тик 30 км ераклыкта гына кала. Гитлер Германиясе һөҗүменең котылгысыз икәнен белгән Сталин Ленинградны саклау чараларын күрергә кирәклеген бик яхшы аңлый. Чөнки ара якын булу сәбәпле, шәһәрне Финляндия территориясеннән артиллерия утына тоту бик уңайлы, шуңа күрә чикне төньяккарак күчерергә кирәк була. Мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү өчен совет ягы Финляндиягә чикне Карелия муенына таба күчерү мөмкинлеген тәкъдим итә. Әмма килешү барып чыкмый.

– Фин сугышы ничек башлана?

– Моңа 1939 елның 25 ноябрендә Финляндия чигеннән 800 метр ераклыктагы Майнила авылы янындагы бәрелеш сәбәпче була. Фин ягыннан бу авыл артиллерия утына тотыла, нәтиҗәдә 4 кызылармияче һәлак була, 8е яралана. 26 ноябрь көнне Тышкы эшләр буенча халык комиссары Вячеслав Молотов, Мәскәүдәге фин илчесен чакырып, протест белдерә. Әмма шунысын әйтергә кирәк, сугышның башлану сәбәбе дә, максаты да тарихчылар арасында гына түгел, сәясәтчеләр арасында да бүгенгә кадәр зур бәхәсләр тудыра.

– Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, фин сугышы кыска срокка, якынча өч атнага исәпләнә. Ни өчен ул озакка сузыла?

– 1939 елның 30 ноябрендә Совет армиясе, сугышны игълан итеп тә тормыйча, фин чигенә үтеп керә. Совет гражданнарына бу гамәл «…сугыш уты кабызучы буржуй хөкүмәтен бәреп төшерүдә Финляндия халкына ярдәм кулы сузу» дип аңлатыла. Совет хөкүмәте бу сугышны җитдигә санамый. План түбәндәгечә була. Гаскәрне кертергә. Бу 30 ноябрь көнне тормышка ашырыла. СССР контролендә тотылырга тиешле хөкүмәт төзергә. Монысына да каршылык булмый: 1 декабрьдә Куусинен хөкүмәте оештырыла. Проблемалар шуннан соң гына башлана: Кызыл армия Маннергейм дип аталган, бетон корылмалардан төзелгән көчле фин оборонасына юлыга. Документлардан күренгәнчә, совет  разведкасы мондый күренештән бөтенләй хәбәрдар булмый.

– Совет штабы сугышка әзерләнгәндә тагын нәрсәләрне күз уңыннан читтә калдыра?

– Территориянең үзенчәлекле булуы исәпкә алынмый. Финляндия тулысынча диярлек урманнардан һәм сазлыктан гыйбарәт. Мондый шартларда хәрби техниканы күчереп йөртү бик авыр була. Авиацияне куллана алмыйлар. Фронт сызыгындагы авылларны бомбага тотуның инде мәгънәсе булмый, финнар үз артларыннан яндырылган җир калдырып артка чигенә. Шактый ерак киткән гаскәрләргә дә ут яудырып булмый, чөнки алар җирле халыкка ышыкланып бара. Финнар үз артларыннан юлларны, күперләрне җимерә, бөтен җиргә мина куялар. Финляндиягә Англия, Италия, Венгрия, Швеция кебек илләр корал, азык-төлек, самолетлар белән ярдәм итә. Кыскасы, Советлар Союзы дошманны бәяләп бетерми, сугышка әзерлексез керә. Өстәвенә гаскәрләрне оештыру бик начар куела. 30 градус салкын булуга карамастан, хәрбиләр җылы кием белән тәэмин ителми. Нәтиҗәдә фин сугышы уйланылган өч атна урынына дүрт айга диярлек сузыла. Төп һөҗүм 1940 елның 11 февралендә генә башлана.

– Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Кышкы сугыш бик күп корбаннар китерә…

– 1951 елда СССР Оборона министрлыгы төзегән исемлектән күренгәнчә, безнең яктан югалтуларның саны – 126875 кеше. Шуларның 39369ы хәбәрсез югала. Көннәр бик салкын булганга, биш кешенең берсе катып үлә.

– Татарстан буенча саннар ни сөйли?

– Бу сугышта республикабыз 1238 улын югалта. Әмма бу эзләнүләр нәтиҗәсендә билгеле булган исемнәр генә. Фин сугышында ятып калучыларның саны күпкә артык дип исәпләнелә.

– Шушындый корбаннар бәрабәренә эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсе нинди?

– Мәскәүдә тынычлык килешүенә кул куелганнан соң, СССР составына Выборг (Финляндиядә зурлыгы буенча икенче шәһәр) һәм Сортавала шәһәрләре, Фин култыгындагы берничә утрау, Куолаярви шәһәренең, Рыбачий һәм Средний ярымутрауларының аерым бер өлешләре керә. Ладога күле тулысынча СССР территориясендә кала. Хәрби-диңгез флоты төзер өчен Ханко ярымутравы 30 елга арендага алына. Финляндия территориясенең 11 проценты СССР составына күчә. Ленинградтан 32 км ераклыкта булган чик сызыгы 150 чакрымга күчә.

– Сәяси яктан караганда, мондый хәлләр безнең ил өчен эзсез үтмәгәндер?

– СССР хәрби агрессор дип игълан ителә һәм Милләтләр лигасыннан чыгарыла. Финляндия союзниклары булган Англия һәм Франция бу хәлләрдән соң СССРның Бакудагы һәм Кавказдагы нефть промыселларын юк итү планын эшли. Нәтиҗәдә совет җитәкчелегенә Иранда да чикләрне киңәйтергә туры килә. Бу адым нефть чыгарыла торган зоналарны саклап калу өчен кирәк була. Монысы инде Гитлер басып кергәннән соң 1941 елның җәендә эшләнә. Кызылармиячеләр 25 августта Тәһран шәһәренә керәләр, 1945 елга кадәр ташлап китмиләр. Димәк, көньяктагы әлеге походны Кышкы сугышның дәвамы дип әйтергә кирәк.

– Совет хөкүмәтенә бу фин сугышы чыннан да кирәк идеме? Бәлки, кан коюны читләтеп үтәргә дә мөмкин булгандыр?

– Бу сорауга җавап бирү өчен мин Сталинның 1940 елның 17 апрелендә җитәкчеләр утырышында ясаган чыгышыннан өзек китерәм. «… кирәк иде. Финляндия белән тыныч сөйләшүләр барып чыкмагач, Ленинградның куркынычсызлыгын һичшиксез сакларга кирәк иде. Аның куркынычсызлыгы ул – Ватаныбызның куркынычсызлыгы дигән сүз. Бу шәһәрдә илебез оборона сәнәгатенең 30–35 проценты урнашканы өчен генә  түгел, Ленинград  ул – илебезнең икенче башкаласы…»

Минемчә, Ленинград шәһәре бары тик шушы адым нәтиҗәсендә генә 872 көнгә сузылган камалышны кичерә алгандыр. Шундый авыр көннәрдә дә аның заводларында танклар җитештерелә. Мәскәүне саклар өчен снарядлар эшләнә. Безнең якта калган Ладога күле буйлап күпме кешене эвакуацияләргә мөмкинлек булды. Сүз дә юк, корбаннар күп, әмма килеп туган шартларда бу проблеманы башкача хәл итү мөмкинлеге калмый. Совет – фин сугышы инглиз – француз блогы, шулай ук Германия белән аңлашылмаучылыклар да китереп чыгаргандыр, әлбәттә. Финляндия һәм аның союзниклары белән тыныч сөйләшүләр нәтиҗәсендә килешү төзи алсак, кем белә, мондый каршылыклар да килеп чыкмаган булыр иде. Әмма сөйләшүләр нәтиҗәсендә генә моңа ирешү мөмкин булмады. Тарихта бүген дә мондый хәлләр кабатланып тора.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 

Фин сугышында – Советлар Союзы Геройлары

Нигъмәтуллин Гафият Нурмөхәммәт улы. 1915 елда Мамадыш районының Кече Кирмән авылында туа. 1945 елның 8 маенда Берлин өчен барган сугышларда һәлак була.

Рәхимов Баки Сибгатулла улы. 1913 елда Балтач районының Түбән Кенә авылында туа. 1940 елның 3 мартында Койвисто-Бьерке утраулары өчен барган сугышларда һәлак була.

Сабиров Хафиз Сабир улы. 1910 елда Балтач районының Иске Тура (?) авылында туа. Выборг шәһәре өчен барган сугышта һәлак була.

Спирьков Степан Петрович. 1904 елда Алабуга шәһәрендә туа. Выборг өчен сугышларда катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында Казанда, Ульянда, Загорскида хәрби комиссар булып эшли. 1982 елның 2 сентябрендә Мәскәүдә үлә.

 

 


Фикер өстәү