Тарихчы Энгель Таһиров: «Батырларны белеп бетермибез»

Советлар Союзы маршалы Константин Рокоссовский батырларча сугышкан татар егетләре турында мондый фикер язып калдыра: «Илебезне немец басып алучыларыннан азат иткән бу тарихи сугышта татар егетләре үзләрен куркусыз, ирләрчә нык һәм гаярь сугышчылар итеп күрсәттеләр». Бөек Ватан сугышында татарларның, татарстанлыларның роле нинди булган, Гитлер Германиясе СССРда яшәүче төрле милләт халкына нинди язмыш юраган?

Тарих фәннәре докторы, профессор, Дөнья мәдәнияте (ЮНЕСКО) институты ректоры Энгель ТАҺИРОВ белән шул хакта сөйләшәбез. (фото)

– Энгель Ризакович, Германиянең ул вакыттагы эчке эшләр министры Гиммлер үзләренең бу зур җинаяте турында: «Безгә каршы 180 млн халык каршылык күрсәтә. Бу – расалар кушылдыгы, аларның исемнәрен әйтергә тел әйләнми, йөз-кыяфәтләре бернинди дә кызгану хисе, яхшылык эшләү теләге тудырмый», – дип язып калдыра. Гитлер Германиясе планы буенча СССРда яшәүче төрле милләт халыклары нинди язмышка дучар ителергә тиеш була?

– Гитлер тарафыннан инде сугышка кадәр үк расланган «Ост» программасы буенча, немецлардан кала барлык халыклар да «тулы булмаган», «икенче дәрәҗәдәге» дип игълан ителә. Шуннан чыгып, алар башка милләтләрне юк итәргә «хокуклары» бар дип саныйлар. Бу планда СССР халыкларын юкка чыгару, кирәгенчә кыскарту буенча «квота»лар да билгеләнә. Нацистларның баш идеологы Розенберг: «Безгә бу кешеләр кирәкми, аларның җирләре генә кирәк», – дип яза. Шушы планга нигезләнеп, этникара һәм конфессияара низаглар чыгару да күздә тотыла. Ә юкка чыккан илләр урынында рейх күзәтүе астында күпсанлы көчсез милли автономияләр төзү планлаштырыла. Мөгаен, монысы турында бик күпләр белми дә торгандыр: сугышка кадәр Германиядә ислам буенча бик җитди тикшеренүләр үткәрелә, Коръән китабына анализ ясала. Хәтта Гитлерга ислам пәйгамбәре буларак яңа танылу әзерләнә. Мөселман халыкларын «агарту» эшләре алып бару өчен бик зур пропаганда алып барыла. «Яңа» дин рус халкы өчен дә тәгаенләнә. Кыскасы, Германия дөнья халыклары арасында рухи яктан да төп рольне уйнарга тиеш дип күзаллана.

– Бу план тормышка ашмасын өчен, СССРда ниләр эшләнә?

– Гитлер Германиясенең мондый адымы, киресенчә, СССР халыкларын берләштерүгә, милләтпәрвәрлекнең көчәюенә һәм, һичшиксез, илебезнең бөтенлеген саклап калуга китерә. СССРда яшәүче халыклар тарафыннан сугыш беренче минутлардан ук уртак бәхетсезлек итеп кабул ителә. Мобилизация вакытында да милләтләрне аеру булмый, хәрби частьларның составы да төрле халыклардан тора. 1943 елдан рус булмаган милләт вәкилләреннән командирлар әзерләүгә бигрәк тә нык игътибар бирелә. Боларның барысы да милләтләр арасында низаг чыгарырга омтылган нацистларга җавап буларак эшләнә.

– Милләттәшләребез кылган батырлыклар турында бүген дә белеп бетермибез.

– Татарлар, башка милләтләр кебек үк, илебезгә тугрылыклы булып кала. Бөтен фронтларда, бөтен гаскәрләрдә батырлык күрсәтә. Бу хакта бик күп языла. Әмма, ни кызганыч, бу фактлар зур бер электрон китапка – энциклопедиягә тупланмаган. Татарларның һәм Татарстанның дошманга каршы көрәшкә керткән өлешенә төрле юнәлешләр буенча аерым-аерым анализ бирелә. Мәсәлән, фронттагы батырлыклар, колхоз кырларындагы хәлләр, фән, мәдәният, әдәбият, сәнгать өлкәсендәге вакыйгалар турында… Хәтта аларда да система юк, бары тик эпизодлар гына күрсәтелә. Булган мәгълүмат төрле китапларга, музейларга «чәчелгән». Музейлар гына түгел (ә аларны һәр урында, кечкенә генә авылларда да төзергә кирәк), Бердәм дәүләт мәгълүмати-аналитик үзәк булырга тиеш. Әйе, күп нәрсәләргә без инде бүген үк җавап таба алмыйбыз. Сугышта катнашкан кешеләр китеп бетә диярлек. Аларның саны азайган саен, кызыксынучылар да кими. Шуны гына әйтә алам: без Бөек Ватан сугышында татар халкы үткән «эз»не югалтмаска тиешбез.

– Мәкерле планнарын тормышка ашыру өчен, Гитлер Германиясе татарларга бигрәк тә зур игътибар биргән. Ни өчен?

– Германия милли факторга аерым игътибар биреп, аларның үзара дошманлашуына, тарткалашуына өмет иткән. Немец тарихчылары, философлары, филологлары, чыннан да, татар тарихын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән. Беренче чиратта, татарлар – күпсанлы милләт, Россиядә шактый зур урын алып тора. Икенчедән, татарлар борынгы заманнардан ук курку белмәс, батыр хәрбиләр булган. Шуңа да немец разведкасы кайсы фронтта татарларның күпме булуын өйрәнгән, агитация эшләрен дә үз телләрендә алып бару йөзеннән, инде сугыш башланганчы ук татарча листовкаларга кадәр әзерләгән.

– «Идел-Урал» легионын оештыру да шул хакта сөйли…

– Каршылык хәрәкәтендә безнең якташларыбыз зур батырлыклар күрсәтә. Анда катнашучыларның төп өлеше – дошман әсирлегеннән качып, җирле партизан отрядларына кушылучылар яки дошман тылында яшерен эшләүчеләр. Фашистлар СССРга каршы көрәшү өчен татар, башкорт һәм Идел буендагы башка халыклардан «Идел-Урал» легионы төзергә омтыла. Әмма максатларына ирешә алмыйлар: җиде батальонның берсен генә дә Көнчыгыш фронтка җибәрә алмыйлар. Белоруссия партизаннарына каршы җибәрелгән батальон тулысынча Захаров һәм Бирюлин җитәкләгән партизаннар бригадасына кушыла, икенчесе француз партизаннары ягына күчә. Тагын ике батальонның яртысы Украинадагы Сидор Ковпак җитәкләгән партизаннар армиясенә каршы көрәшергә тиеш була. Алар да партизаннар ягына авыша. Ә икенче яртысы, ышанычсыз дип табылып, Бельгиягә, Голландиягә, Франциягә җибәрелә. Калган өч батальоннан фашистлар бөтенләй ваз кичә, чөнки легионерларның күбесе качып китә яки качарга әзерләнгән була.

Хәрби елъязмалардан күренгәнчә, Советлар Союзы Геройлары саны буенча татарлар – дүртенче урында – 161 кеше. Һәлак булган татарлар – сугыш кырындагы гомуми югалтуларның 8 проценты. Кайбер чыганакларда бу сан 12 процент дип күрсәтелә. Сугышта барлык татар ир-атларының 70–80 проценты һәлак була. Фронттан 339,8 мең татарстанлы кайта алмый. Бу – ике кешенең берсе дигән сүз.

– Белгәнебезчә, фронттагы гына түгел, тылдагы батырлыклар да җиңүне якынайтуда зур роль уйный…

– Татарстан сугыш башланганда шактый үсеш алган төбәк булып, илебезнең эре индустриаль-сәнәгать үзәгенә әйләнә. Инде сугышның беренче елында ук республика 600 төрле корал җитештерә. Горбунов исемендәге авиация заводы Пе-2, Пе-3 бомбардировщиклары җитештерүче бердәнбер завод була. Операцияләр өчен кетгут җепләре белән тәэмин итүче завод та бердәнбер була. Машина төзелеше, химия предприятиеләре корал җитештерергә керешә. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгате фронтны кием-салым, аяк киеме, азык-төлек белән тәэмин итә. Татарстанга 70 сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнә. Авыл хуҗалыгында, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә «Фронтка – ярдәм!» хәрәкәте киң үсеш ала. Халыктан җыелган акчага «Татарстан колхозчысы», «Совет Татарстаны» танк колонналары, «Совет Татарстаны» авиаэскадрильясы, «Кызыл Татарстан», «Чапаев», «Куйбышев» бронепоездлары төзелә.

Танк колонналары һәм авиаэскадрилья төзелешенә халыктан – 26 млн сум, хәрбиләргә бүләк фондына 40 млн сум акча җыела. Хәрби заемнар һәм лотереялар сатылып, оборона ихтыяҗларына тоту өчен 1236 млн сум акча җибәрелә. 1941–1945 елларда Татарстандагы 50 госпитальдә 500 меңнән артык яралы яки авыру солдат һәм офицер дәвалана.

– Башкалабыз сугыш чорында фән ягыннан да алгы сызыкка әйләнә. Бу өлкәдә нинди яңалыклар була?

– 1941 елның җәй һәм көз айларында Казанга 33 институт, 39 академик, 44 мөхбир-әгъза, 1884 фәнни хезмәткәр (СССР Фәннәр академиясендә аларның саны 4 мең була) күченеп килә. Гомумән алганда, илебездәге фәнни көчләрнең өчтән бер өлеше Татарстанда урнаша. СССР Фәннәр академиясенең бик күп учреждениеләре башкалабызга эвакуацияләнә. 1945 елның апрелендә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы ачыла.

– Димәк, мондый «күченеш»ләр Татарстан тормышына шактый зур үзгәрешләр кертә?

– Бөек Ватан сугышы вакытында сәнәгать, фән өлкәсе генә түгел, татар мәдәнияте дә зур үзгәреш кичерә. Иң мөһиме, башка милләтләр белән аралашу, бердәмлек, аеруча милләтпәрвәрлек көчәя. 1942 елда әдәби хезмәткәрләрнең бер төркеме фронтта татарча нәшер ителә торган газеталарга командировкага җибәрелә. Татарстан Язучылар берлегендәге 53 кешенең 25е сугышның беренче елында ук фронтка китә. 36 язучы дошманга каршы кулына корал тотып көрәшә, шуларның 30ы һәлак була. Дөрес, икенче яктан караганда, бу хәл татар зыялылары катлавын бик көчсезләндерә.

Әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышы чорында татар факторын без өйрәнәбез генә әле. Республиканың Җиңүгә керткән өлеше, чыннан да, бик зур. Шул ук вакытта ул илебез ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән бергә үзе дә үсеш ала, бу хәл аның киләчәгенә шактый уңай йогынты ясый.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү