Таһир Һадиев гаиләсенә кагылышлы истәлек белән уртаклашты: «Мин аннан кайта алмам, бу эзләрем истәлегем булыр, дигән»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев Бөек Ватан сугышы башланган көндә гаиләсенә кагылышлы истәлек белән уртаклашты. 

– Бүген, 22июнь — Хәтер көнендә без яу кырында һәлак булганнарны искә алып, аларның рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез. Бу көн илебез өчен дә, Бөек Ватан сугышы афәтен кичергән башка илләр өчен дә аерым мәгънәгә ия.

Бер генә мисал китереп үтәм. Әниебезнең олы абыйсы фронтка киткәндә балчыкка табан эзләрен калдырып: «Рабига! Бу бик куркыныч сугыш. Мин аннан кайта алмам. Бу эзләрем истәлегем булыр. Улымны сакла!»-дип әйтә.

Ул чыннан да сугыштан әйләнеп кайтмый, Сталинград өчен барган көрәштә һәлак була. Башка миллионлаган ватандашларыбыз кебек ул да илебез азатлыгын яулап шәһит китә.
Туганнары аның улын саклап үстерәләр. Ул әтисенең өмет-ышанычын аклап, лаеклы үсә, тормышта үз урынын, абруен таба. Бер ел элек без аны җирләдек, — ди ул.


Фикер өстәү