Бүген булачак «Бер минутлык тынлык» акциясенә кушылырга чакыралар

Бүген  миллионлаган кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Ил өчен иң фаҗигале көнне, Хәтер һәм кайгы көнендә, татарстанлыларны 12.15 сәгатьтә Россия күләмендәге «Бер минутлык тынлык»ка кушылырга чакыралар.

Бу минутта Татарстан халкы сугыш кырларыннан өйләренә әйләнеп кайта алмаганнарны тынлык белән искә алачак.


Фикер өстәү