Апрельнең беренче көннәрендә +10 градус җылы булачак

Бу көннәрдә Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелә: кар, яңгыр һәм буран булачак.

Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җомга һәм шимбә, 1 һәм 2 апрель көннәрендә кар, яңгыр явачак. Шулай ук синоптиклар бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә, урыны белән буран булырга мөмкин.

Термометр баганалары 1 апрельдә төнлә 0… -5 градус, көндез 0…+5 градуска кадәр җылы булачак. Икенче көнне төнлә 0дән +5кә кадәр, көндез +5тән +10 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.

 


Фикер өстәү