Лениногорскида яшәүче 22 яшьлек кыз ике ришвәт алуда һәм хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, кыз 2021 елның октябреннән 2022 елның гыйнварына кадәр, Шөгер авылындагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән чорда, биш кешегә ковид-сертификатлар алырга ярдәм иткән. Табиб аларга ковид-сертификатлар рәсмиләштерә һәм үз хезмәтләре өчен 25 мең сум акча ала.