Рөстәм Миңнеханов Әлки районына эшлекле сәфәр кылды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлкигә сәфәр кылды. Биредә ул район халкы, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре белән аралашты, социаль әһәмиятле берничә объектта булды.

Президент районга сәфәрен Түбән Әлки авылында бертуган Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларның шәхси сәнәгать мәйданчыгы белән танышудан башлап җибәрде. Биредә үсемлек мае җитештерү цехы, төзелеш материаллары җитештерү линиясе, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау цехы урнашкан. Монанн тыш эшмәкәрләр төрле транспорт хезмәтләре дә күрсәтә. Сәнәгать паркында барлыгы 117 кеше эшли. Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән аралашканда, предприятиене үстерү планнарына тукталды: быелга сөт эшкәртү буенча яңа цех төзү планлаштырылган. Проектның бәясе аз да түгел, күп тә түгел  – 1 миллион 170 мең евро. Икътисади хәлләрнең катлаулануы сәбәпле байтак кына предприятиеләр  җитештерүне үстерү яки киңәйтү планнарын үзгәртергә мәҗбүр. Шуңа да карамастан, Рөстәм Миңнеханов эшмәкәр егетләргә производстволарын ничек тә үстерергә кирәклеген әйтте. “Бүгенге барлык дәүләт ярдәменнән файдалану, барлык планнарны тормышка ашыру мөһим. Эш урыннарын саклап калу һәм авыл хуҗалыгы производствосын үстерү – бүгенге иң әһәмиятле бурыч әнә шул” – диде ул.

Ә инде Иске Хурада авылында Президент авыл хезмәтчәннәре белән кырлардагы хәлләр турында сөйләште. “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кырларында чәчүнең барышы белән танышты һәм предприятиенең җитештерү базасында булды.

Рөстәм Миңнеханов сәфәре барышында Ата елгасы аша салынып, Түбән Әлки авылының ике өлешен тоташтырган күперне дә карады. Күпер, авылда яшәүчеләр  үтенече белән,  Татарстан Президенты кушуы буенча узган елда салынган. Авылда яшәүчеләрнең гозерен 2018 елда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Дамир Шәйхетдинов җиткергән булган икән. Юл түшәмәсе коелма асфальт-бетоннан ясалган. Бу исә күпернең ныклыгын тагын да арттырган.  Күпернең киңлеге – 4,5 метр. Бер ягында җәяүлеләр өчен бик уңайлы тротуар эшләнгән. Төнлә йөрү өчен күпергә килү хутына һәм күпернең үзенә яктырткычлар урнаштырылган.

Авыл халкы бик кирәкле эшкә булышкан өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Шуннан соң Президент күпер аша чыгып, “Алмаз” азык-төлек кибетенә барып килде. Кибеттә азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар, антисептиклар сатыла. Санитария-эпидемиологик режимны саклау йөзеннән, берьюлы күп дигәндә 3 кенә кеше кертелә. Кибет эче һәр ике сәгать узганнан соң чистартып-дезинфекцияләнеп торыла. Сәүдә ноктасы хуҗасы Шәүкәт Билалов Рөстәм Миңнехановка март ахырында, халык күпләп товар җыя башлаган чорда да, азык-төлек, бигрәк тә социаль әһәмиятле товарлар – ярма, шикәр комы, тоз, он бәяләре үсүгә юл куелмавы турында искәртте.

Татарстан Президенты авылның фельдшер акушерлык пунктына да сугылды. Медицина учреждениесенә 800дән артык кеше беркетелгән. 2012 елда республика максатчан программасы кысаларында төзелгән тәүге фельдшер-акушерлык пунктларыннан берсе бу. Сырхаулар белән ике белгеч: фельдшер һәм акушер эшли. Һәр атна саен, график буенча, район үзәк хастаханәсеннән терапевт һәм педиатр килеп, авырулар кабул итә. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә ташламалардан файдаланучылар дарулар белән вакытында тәэмин ителә.  Узган елда 157 кешегә диспансеризация үткәрелеп, бу җәһәттән билгеләнгән план 100 процентка үтәлгән. Быел исә 278 кешегә диспансеризация үткәрү күздә тотылган. Рөстәм Миңнеханов яңа төрдәге коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле иминлек таләпләрен бик төгәл үтәү зарурилыгын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлкигә сәфәре азагында модульле участок ветеринария пунктына тукталды. Биредә 4 белгеч эшли. Алар барлыгы 18 авылга хезмәт күрсәтә. Татарстан Президенты ветеринария пункты бүлмәләре белән танышканнан соң махсус машиналар күргәзмәсен карады.

Фото:  tatarstan.ru

 


Фикер өстәү