Ленинград күген саклаган Хәтирә апа: «Бөтен рәхәтлек картлыкка калган икән»

Кукмара районының Өлге авылында бер йортта ике сугыш ветераны яши. Хәтирә һәм Мөбарәкҗан Сәлаховлар без киләсен белгәнгә алдан ук орден-медальләрен тагып, болдырга чыгып баскан иде. Капка тавышы ишетелгән саен чыга икән болар. Ярымшаяртып бераз үпкәләгәндәй иттеләр: «Соңга калып йөрисез», – дигән булалар. Бераз соңга калдык шул. Сәгате-минуты белән килеп җитеп булмады. Иң әһәмиятлесе – күрештек, 468 кеше яшәгән 138 хуҗалыклы Өлге авылында бүген нибары өч ветеран калган.

Әти-әнисе колакка бераз саграк булганга, кызлары Асия үзеннән дә өстәп безнең сорауларны җиткерә, йә әти-әнисе өчен үзе җавап бирә торды. Килүчеләр күп икән. «Әти-әнине бер киендерә, бер чишендерә, арып бетәм инде», – дип шаярта Асия.

Хәтирә апа 1923 елгы икән. Сөбханалла бик нык күренә әле. Чат-чот сөйли, ирен бераз тәнкыйтьләп тә ала: «Аллага шөкер, өлкән яшьтә булсам да махы бирмим әле. Менә Мөбарәкҗан гына калтыр-колтыр килеп утыра», – ди. Әлбәттә, бу яратып әйтү, яратмаса, инде 66 ел бергә матур итеп яшәрләр идемени?!

«Нихәлләр соң?» – дип «оригиналь» сорау биргәч, Хәтирә апа: «Бөтен рәхәтлек картлык­ка калган икән», – дип куйды. Әлеге буын кешеләре гомерләренең шактый өлешен михнәттә уздырган шул. Җиденче классны тәмамлаган Хәтирә урман кисә, сугыш башлангач, Тәтеш районында окоп казый. Ике ай ярымнан авылына кайта, 1942 елда, армия яше тулгач, сугышка алалар. Арчада комиссия узганда сәламәтлегеннән бер генә гаеп тә тапмауларына куанып сөйли Хәтирә апа. «Хәтта буең кечкенә дип тә бәйләнмәделәр», – ди. Алда ни көткәнен белгәннәр инде алар, әмма, бөтен ил дошманга каршы күтәрелгәндә, «без кемнән ким?» дигән уй барысыннан да көчлерәк булган. Шаккатам мин аларга.

Хәтирәне Мәскәү янындагы Химки шәһәрендә радистлыкка укыталар да эшелон белән Ленинград фронтына озаталар. Татарстаннан барлыгы 24 кыз була алар. «Барыбыз да татарлар идек», – ди. Кызы Асия: «Әни, башка милләттән дә булгандыр бит инде», – дип әйтеп карый. Әмма Хәтирә апа: «Юк, татарлар гына идек. Ленинградта командирлар да: «Әнә татарочкалардан үрнәк алыгыз, дип әйтәләр иде», – ди. «Татарочкалар» килгәндә, Ленинград инде камалышта була. Шәһәргә алтмыш чакрым чамасы кала эшелон туктый. Шул араны кызлар үрмәләп баралар. Бу башка сыярлык хәл түгел инде. Әмма Хәтирә апа: «Нишлисең, баш күтәрәсе түгел», – диде дә өйдә идәнгә ятып «по-пластунски» шуышып күрсәтте. Без көлешәбез, Хәтирә апа үпкәләми: «Яшь чак, нык чак булган инде», – дип кенә куя.

Ленинградка кергәч, 24 кызны һава һөҗүменнән саклану гаскәрләренә билгелиләр. Аларның төп эше фашист самолетларын шәһәр күгенә үткәрмәс өчен аэростатлар күтәрү була. Иң әүвәл 1939-1940 елларда совет-фин сугышында кулланыла, аннан соң Бөек Ватан сугышы башлангач, Мәскәү, Ленинград күген саклаганда. Аэростатларны кайберәүләр искелек калдыгы, дип атаса да, аэростат бәйләгән трассаларга эләгеп йөзләгән фашист самолеты мәтәлеп төшә. «Тревога игълан ителүгә аларны минут эчендә күтәрә идек, беләк юанлыгы трос кулларны суеп бетерә иде», – дип искә ала Хәтирә апа. Искә алу дигәннән, аның камалыштагы Ленинград хәлләрен сөйләве күңелләрне тетрәндерерлек. «Шәһәрдә кап-кара җир иде, халык бөтен үләнне ашап бетергән. Күктә бер карга да, чыпчык та очмый. Безнең хәлләр арурак иде әле, шәһәр халкы кәкрәеп-бөкрәеп беткән иде. Уйлап кара, энем, 900 көн ачлык бит!» – ди ул.

«Безнең хәлләр арурак» дигәне сыек кына тары шулпасыннан торган солдат паегы инде. Ипи булганда була, булмаганда – юк. «Татарочкалар» камалыш өзелгәннән соң да Ленинградтан китмиләр әле, җимерекләрне торгызуда булышалар. Җиңү турындагы хәбәрне дә шунда ишетәләр. «Төн уртасында: «Кызлар, подъем! Җырлагыз, биегез, җиңү!» – дип кычкырдылар. Әй, шатланганнарны күрсәң инде, энем!» – дип куя Хәтирә апа.

Хатын-кыз хатын-кыз инде ул. Туган якларга чәчне-башны ясатып, бизәнеп-төзәнеп, дәүләт бүләкләре тагылган гимнастеркадан кайта болар. Хәтирә апаның сугыштан соң төшкән рәсемнәрен карап утырдым. Ай, чибәр кыз булган да инде! «Мөбарәкҗан абый ничек гашыйк булмасын инде мондый сылуга?!» – дип шаяртам. Ә Хәтирә апа: «Авылда кичке уеннан кайтканда эләктереп алды да өенә алып кайтып китте инде», – дигән була. Авыл кешесе олы мәхәббәт турында матур итеп сөйләргә яратмый инде ул, бу хисне гамәлләре белән саклап яши.

Мөбарәкҗан абыйның сугышчан юлы озын булмый. 1926 елгы буларак, армиягә 1943 елның көзендә генә алына. Аны иң элек Суслонгерга җибәрәләр. Булачак солдатлар ачлыктан, төрле авырулардан чебен урынына кырылган бу лагерьдан ничек исән-сау котылуына бүген дә гаҗәпләнә Мөбарәкҗан абый. Монда эләккән егетләр сугыш серләренә өйрәнәсе урынга урман эченнән, Суслонгер станциясенә кадәр 15 чакрым арадан алтышар метрлы бүрәнәләрне күтәреп ташый. «Ашарга шул кәбестә яфрагы иде инде, – ди. – Мондый вредительствоны күргән юк иде». Бәлки, шуңа күрә Суслонгердан котылу аның өчен тәмугтан котылу кебек булгандыр да. Әмма Мөбарәкҗан солдат бер тәмугтан котылып, икенчесенә эләгә. Аны «утлы җәһәннәм» дип халык теленә кергән Калининград фронтына җибәрәләр. 1944 ел була бу. Сугыш Көнчыгыш Пруссия чикләренә якынлаша. Үлем сәгатьләре якынлашканын сизгән дошман ярсуланып каршылык күрсәтә. Кызыл армия зур корбаннар бәрабәренә алга бара, алар арасында Өлге егете, пулеметчы Мөбарәкҗан да була. Чираттагы һөҗүмнәрнең берсендә минага эләгеп аяклары яралана аның. Башта фронт госпиталендә дәвалана, аннан соң тернәкләнеп бетәргә Казанга кайтаралар. Әмма сәламәтлеге яңадан армиягә чакырырлык булмый инде. Аның каравы туган якларда аны икенче фронт көтеп тора. Аксак-туксак килеш тракторга утыра ул, экскаваторда да эшли, карьерлардан таш та чыгара. 34 ел буе төтен, тузан йотып эшләүләре нәтиҗәседер инде, пенсиягә чыккач сулыш-тын юллары авыртудан газаплана башлый. Бүген дә көчкә сулыш алып, гыжлап сөйләшә Мөбарәкҗан абый. Әмма икенче фронтта, ягъни тыныч хезмәттә батырлык­лар күрсәтеп, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. Кызы Асия әйтмешли, гел почетта йөргән.

Хәтирә апа белән Мөбарәкҗан абый бүген икесе генә яшиләр. Кызлары Асия каршы йортта гына тора. Үз йортында аны «прописка»да гына дияргә буладыр, чөнки гел әти-әнисе янында ул. Кайчан шалтыратма: «Әтиләрдә әле мин», – ди. Рәхмәт, сеңлем! Аларның аерым яшәүләре, бер уйлаганда, сәеррәк тә кебек. Әмма аларның кеше кулына каласылары килми икән. Тормышка ябышып яталар. Хәтирә апа йорт хуҗалыгын алып барудан, һәр көн иртән урын-җирне ишегалдына алып чыгып элеп җилләтүдән яңа гына туктаган. Әмма тавык­лары янына һаман чыккалый, ашарларына пешергәли икән әле.

Мин алар өеннән бераз моңсуланып чыктым. Шул ук вакытта шундый кешеләр белән сөйләшеп утыру яшәүгә булган мәхәббәтемне дә арттырды. Картлыктан да рәхәтлек табып яшә әле син!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү