Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган татарстанлы Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелгән

7 март көнне өлкән лейтенант Дамир Исламов, ефрейтор Дамир Галимханов һәм рядовой Иван Цевун җитәкчелегендәге Т-72Б1 танкы экипажы ЛНРның Төньяк-Тонец районы Золотое шәһәре тирәсендә штурмда катнаша.

Сугыш вакытында аларның танкы «молотов коктейле» белән яндырыла. Экипаж ут астында калган танкны сүндереп, позициягә әйләнеп кайта ала. Шуннан соң Россия танкы дошманнарның биш танкы белән тигезсез көрәшкә керешә һәм аларның дүртесен юк итә. Әмма Исламовның хәрби машинасы дошманнарга бәрелә. Экипаж һәлак була.

Россия Президентының 2022 елның 25 мартындагы Указы белән Дамир Исламовка үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. Моннан тыш, сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы өчен танкның бөтен экипажы Россия Геройлары исеменә тәкъдим ителгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында Дамирның якыннарының кайгысын уртаклашты:
«Лениногорск шәһәрендә туып үсеп, Казан танк училищесын тәмамлаган өлкән лейтенант Дамир Исламовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.
Украинадагы махсус хәрби операция барышында аның танкы экипажы көндәшләренә җитди зыян китерә, биш танк белән тигезсез көрәшкә керә, аларның дүртесен юк итә. Алга таба һөҗүм итү барышында Дамирның хәрби машинасы җитди зыян күрә…
Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелә (үлгәннән соң).
Аның Ватанга хезмәт итү үрнәге мәңгегә безнең хәтердә калачак», — дип язган ул.


Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган татарстанлы Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелгән” язмасына фикерләр

  1. Әлеге исем бирелүгә шатланмадым ,киресенчә , һәлак булган егетләрне җәлләп еладым. Коры герой исеме түгел , исән улларыбыз кирәк безгә!

Фикер өстәү