Казанда Россия Герое Дамир Исламов исемен мәңгеләштерделәр

Казан танк училищесында Россия Герое Дамир Исламовның бюстын ачтылар. Тантана Танкистлар көне алдыннан узды. Бюст ачудан тыш, училищеда беренче курс студентларының Ватанга тугрылык өчен ант бирү тантанасы да үтте.

Яшь егетләр өчен үрнәк – күз алдында. Училище шәкертенең батырлыгын телгә алмый калмыйлар биредә.

– Без аның батырлыгын һәм башка геройларның истәлеген хөрмәт итәргә бурычлы. Алар үзләренең хәрби бурычын лаеклы үтәде, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклады, – ди училище җитәкчесе, генерал-майор Кирилл Кулаков.

Аның сүзләренчә, хәрби училищеның батырлар белән мактанырлыгы бар. 76 Советлар Союзы Герое, 74 Социалистик Хезмәт Герое, 4 Дан ордены тулы кавалеры, 25 Россия Герое, 2 Изге Георгий ордены кавалеры кайчандыр бу уку йортында белем алган. Аларның күпчелеге училищеның Дан аллеясында урын алган инде. «Әле бу гына да түгел: махсус хәрби операциядә катнашкан 10 шәкертебез Россия Герое исемен йөртә. Без алар белән горурланабыз», – диде генерал-майор.

Дамир Исламов бюстын ясауда Казанның иң яхшы сынчылары катнашкан. Таш һәйкәлне егеткә мөмкин кадәр охшаш итеп ясарга тырышканнар. Килеп чыккан да төсле.

– Бюстка карап, янымда Дамир басып торган кебек тоям. Мин ниләр кичергәнне сүз белән генә аңлатырлык түгел, – диде Дамир Исламовның туганы Диләрә. – Безнең гаилә Дамир белән горурлана. Аның үлеме турында без хәрби хезмәттәшләре аша белдек. Соңгы минутка кадәр ышанмадык. Моны хәзер искә алган саен авыр. Безгә ярдәм итеп, терәк булган кешеләргә рәхмәт әйтәбез.

Чарада катнашкан Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та мәрхүмнең күркәм сыйфатларын телгә алды.

– Күпмилләтле Россия армиясе составында махсус хәрби операция барышында республикабызда туып-үскән кешеләр катнаша. Илгә хезмәт итү юлын сайлагач, алар барысы да хәрби бурычларын лаеклы үти, еш кына үз гомерләре бәрабәренә дә, – дип сөйләде Әсгать Сәфәров. – Бүген без Россия Герое, якташыбыз Дамир Исламовның бюстын ачтык. Өлкән лейтенант Дамир Исламов үзенең кыска гомерен лаеклы һәм гадел итеп үткәрде. Аны белгән һәркем егетнең тыйнаклыгын, намуслы булуын телгә ала.

Чара тәмамлангач, курсантлар тантаналы марш белән узды һәм ант кабул итте.

Мәгълүмат өчен

Дамир Исламов – Лениногорск егете. Ул анда 6 нчы мәктәптә белем алган, соңрак Казан танк училищесын тәмамлаган. Ростов өлкәсендә хәрби хезмәттә була. 25 яшьлек егетнең гомере Украинадагы махсус операция барышында 7 мартта өзелә. Аның экипажы, дошман белән бәрелешкә кереп, биш танктан дүртесен юк итә. Алга таба һөҗүмгә барганда, Дамирның танкы дошман снаряды тиеп шартлый. Һәлак булган экипаж әгъзаларының барысына да Россия Герое исеме бирелә. Араларында Татарстаннан тагын бер егет – Дамир Гыйлемханов та бар.

 

 


Фикер өстәү