Фәрит Мөхәммәтшин: «Дамирның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр”

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовны соңгы юлга озаттылар. Украинадагы махсус хәрби операциядә гомере өзелгән яшь офицер белән хушлашу шәһәрнең Мәдәният йортында узды. Матәм чарасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән һәлак булган егетнең гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашырга дип килдем. Бүген Татарстанда дистәләрчә мең кеше сезнең белән бергә хәсрәт утында яна. Тормышка бик нык әзерлекле, намуслы, тәртипле кеше иде. Дәүләт башлыгы аның каһарманлыгын тиешенчә бәяләде. Дамирның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр, – дип мөрәҗәгать итте һәлак булган 26 яшьлек егетнең гаиләсенә Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең телеграм каналында Дамирның якыннарының кайгысын уртаклашты: «Лениногорск шәһәрендә туып үсеп, Казан танк училищесын тәмамлаган өлкән лейтенант Дамир Исламовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам… Аның Ватанга хезмәт итү үрнәге мәңгегә безнең хәтердә калачак», — дип язган ул.

Дамир Исламов Лениногорскида туып үскән. Казан танк училищесын тәмамлаган. Украинада махсус операция барышында аның экипажы, дошман белән тигезсез сугышка кереп, биш танктан дүртесен юк иткән. Алга таба һөҗүмгә барганда, Дамирның танкы дошман тубыннан шартлаган…

Өлкән лейтенант Дамир Исламовка хәрби бурычын үтәүдәге каһарманлыгы өчен үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.


Фикер өстәү