Махсус хәрби операциядә һәлак булган Тимур Әюповны соңгы юлга озаттылар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Тимур Әюповны Актаныш районының Такталачык авылында соңгы юлга озаттылар.

Аның батырлыгы алдында баш ияргә туганнары, авылдашлары, таныш-белешләре, дуслары, әти-әнисенең хезмәттәшләре белән бергә район башлыгы Ленар Зарипов, аның урынбасары Илшат Габделхаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, башка җитәкчеләр дә килде. Бу хакта «Актаныш» сайты хәбәр итә.

Тимур Айнур улы Әюпов 1998 елның 31 гыйнварында Актаныш районы Такталачык авылында туа. Такталачык урта мәктәбен тәмамлагач Нефтекама шәһәрендә һөнәри белем ала. 2016-2017 елларда армия сафларында, Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. 2023 елның 6 гыйнварында үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. 3 апрельдә Донецк өлкәсе Артемовск шәһәрендә  (Бахмут) — хәрби операциянең иң киеренке ноктасында һәлак була.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Тимурның әти-әнисеннең тирән кайгысын уртаклашып батыр ул үстергәннәре өчен олы рәхмәтен җиткерде.

«Районыбызны бүген кайгы җиле каплады. Тимурны соңгы юлга озатабыз. Чын мәгънәсендә батыр егет. Рушания ханым, Айнур әфәнде, сезгә илебезгә мондый батыр ул үстергәнегез өчен зур рәхмәт. Тимур безнең балалар, безнең гаиләләр әти-әниләр тыныч тормышта яшәсен дип хәрби хәрәкәткә китте. Иптәшләре арасында хөрмәтле булуы турында әйттеләр. Актив егет, бернәрсәдән дә курыкмаган. Тимурның рухы шат, җаны җәннәттә булсын!», – диде ул.

Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов Тимур Әюпов һәм башка егетләрнең махсус хәрби операциядә илебез азатлыгын яклап шәһит китүе барыбызның да иминлеген, киләчәген кайгыртуы ул дип бәяләде. Бу куркусыз ир-егетләр хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.

Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров авылдашларына күңелле чараларда гына түгел, кайгы килгәндә дә бергә булган өчен рәхмәтен белдерде, Тимурның якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.


Фикер өстәү