Рөстәм Миңнеханов 5 кешене «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов республиканың биш кешесен «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Документ Татарстан Рәис сайтында басылды.

Аларның икесе — Татарстан Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров һәм Татарстан Югары Суды судьясы Андрей Кормильцев законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга керткән өлешләре өчен бүләккә лаек булды.

Яшел Үзәннең «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсенең җиһазлар һәм кораллар җитештерүче токаре Анатолий Соловьев илебез машина төзелеше үсешенә аерым өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнә.

Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Ембулат» (Буа районы) җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Тәлгать Фәсхетдинов бүләкләнә.

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов  «Мәгариф системасын үстерүгә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен» орден медаленә лаек булды.


Фикер өстәү