Санавиация вертолеты һәлакәткә очраган

Фаҗигага юлыккан вертолетны вертолет мәйданчыгыннан биш километр ераклыкта тапканнар.

Волгоград янында ашыгыч ярдәм медицинасы вертолеты һәлакәткә очраган. Кич белән АНСАТ өлкә кардиоүзәге мәйданчыгыннан Ерзовка бистәсендәге «Аэросоюз Волгоград» мәйданчыгына оча. Пилот җиргә төшүе турында хәбәр итә, ләкин аэродромга килеп җитә алмый.

Вертолётның җимерекләре төнге сәгать икедә, Ерзовкадан 5 километр төньяктарак табылган. Пилот, 65 яшьлек Олег Виноградов, урында ук һәлак була.

Хәзер һәлакәт сәбәпләрен махсус комиссия тикшерә. Вертолет техник төзексезлек аркасында егылып төшкән дип фаразлана.


Фикер өстәү