«Ту-22М3» бомбардировщигы хәрби бурычын үтәгәннән соң һәлакәткә юлыккан

Россия Хәрби космик көчләренең “Ту-22М3” очкычы хәрби бурычын үтәгәннән соң Ставрополь краенда һәлакәткә юлыккан. Бу хакта “RT” Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, бомбардировщик, хәрби бурычын үтәп, кире аэродромга очканда һәлакәткә юлыккан.

Очучылар катапульта ярдәмендә җиргә төшкән.

Коткаручылар өч экипаж әгъзасын эзләп тапкан һәм хастаханәгә озаткан. Хәзерге вакытта тагын бер очучыны эзлиләр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәтнең сәбәбе очкычның төзексезлегенә бәйле.


Фикер өстәү