Айрат Хәйруллин утырган вертолетның һәлакәткә очрау сәбәпләре ачыкланган

Идел буе транспорт прокуроры Тимур Кебеков җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда депутат Айрат Хәйруллинның вертолеты һәлакәткә юлыгуы турында фикерен белдерде . Бүгенге көндә ике версия карала — кеше факторы һәм техник төзексезлек.

«Әмма без хәзер төгәл генә әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә берничә комплекслы экспертиза билгеләнде, шул исәптән авиатехник экспертиза да», — дип билгеләп үтте Кебеков.

Прокурор пилот гаебе турындагы сорауга аңлатма биреп, Кебеков экспертиза нәтиҗәләрен көтәргә кирәк, дип ышандырды.

«Тикшерү органнары пилот гамәлләренә хокукый бәяне белгечләрнең тиешле бәяләмәсен алганнан соң гына бирәчәк», — диде ул.

 


Фикер өстәү