Алтын чыгаручыларның вертолеты һәлакәткә юлыккан – анда 20 кеше булган

Магадан өлкәсендә рудникта эшләүчеләр утырган “Ми-8” вертолеты һәлакәткә юлыккан. Анда, өч экипаж әгъзасын кертеп, барлыгы 20 кеше булган. Берсенең гомере өзелгән, икесенә бик зур зыян килгән, дип яза “Интерфакс”.

“Ми-8” вертолетында Магадан өлкәсендәге бер рудникта эшләүче 20 кеше булган. Вертолет һәлакәткә юлыккан. Ике кеше үлгән. Калганнарының язмышы әлегә мәгълүм түгел”, – диелгән хәбәрдә.

Фаҗига Төньяк-Эвенск муниципалитетының Кварцевая сопкасы тирәсендә булган. Вертолет Эвенскидан 75 чакрым ераклыкта җиргә бик уңышсыз килеп төшкән. Ерак Көнчыгыш транспорт прокуратурасы вертолетның алтын рудасында эшләүчеләрне алып барганлыгын раслаган. “Һава транспортыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, саксызлык белән кешенең үлеменә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Фаҗиганең төп сәбәпләреннән берсе булып техник төзексезлек күздә тотыла.


Фикер өстәү