Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча зур эш алып бара.
Бүгенгә үзизоляция режимын санга сукмауга бәйле административ хокук бозуның 3324 очрагы ачыкланган:
– Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.3. статьясындагы 1 өлеше буенча – 1066;
– 6.3. статьясындагы 2 өлеше буенча – 701;
– 20.6 статьясы буенча – 1322;
– 19.4 статьясы буенча – 86;
– 13.15 статьясы буенча – 23 очрак.
Бер юридик затның эшчәнлеге туктатылган.
Моннан тыш җинаять эшләре кузгатату очраклары да бар:
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238.1 статьясы буенча 6 җинаять эше (ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина кирәк-ярагын саткан өчен һәм ялган биологик актив өстәмәләрне әйләнештә йөрткән өчен);
327 статьясы буенча 5 җинаять эше (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар эшләгән өчен яисә әйләнештә йөрткән өчен).
Барлыгы 743 305 кешенең һәм 685 336 транспорт чарасының урамга, юлга чыгуга рөхсәте бармы-юкмы икәнлеге тикшерелгән.
24628 транспорт чарасы шәһәргә кертелмәгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре 3047 административ беркетмә тутырган.
Моннан тыш эзләүдәге 4 кеше табылган, 10 җинаять очрагы ачыкланган.