Татарстанда коронавирус белән бәйле 24 җинаять эше кузгатылган

Татарстанда бер тәүлек эчендә үз-үзен изоляцияләү режимын бозган өчен меңнән артык беркетмә төзелде. Бу хакта ТРның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабында сөйләделәр.

Полиция хезмәткәрләре административ хокук бозулар буенча 1080 беркетмә төзегән, аларның күпчелек өлеше — үз-үзен изоляцияләү режимын бозуга бәйле.

725 хокук бозу ( бүген — 5) — РФ Административ хокук бозулар кодексының 2 б. 6.3. с. («Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә гамәлдәге санитария кагыйдәләрен һәм гигиена нормативларын бозуда, гадәттән тыш хәл режимы чорында яки әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыру таралу куркынычы барлыкка килгәндә яисә карантин гамәлдә булган чорда барлыкка килгән санитария-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәмәүдә чагылган кануннарны бозу»);

10 251 хокук бозу (бүген — 1 043) — РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6 с. («гадәттән тыш хәл барлыкка килү куркынычы булган территориядә яисә гадәттән тыш хәл зонасында югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү»);

30 хокук бозу (бүген — 2) — РФ Административ хокук бозулар кодексының 13.15. с. («Массакүләм мәгълүмат иреген явызларча куллану»);

326 хокук бозу (бүген — 30) — РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35. с. (“Ата-аналар яисә башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү”).

Шулай ук РФ Җинаять кодексының 238.1 маддәсе буенча 13 җинаять эше кузгатылган («Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина әйберләре һәм ялган биологик актив өстәлмәләр әйләнеше»), 11 — РФ Җинаять кодексының 327 маддәсе буенча («Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау»).

Оперштаб мәгълүматлары буенча,  1 464 491 кеше (бүген — 56 702) һәм 1 407 682 транспорт чарасы (бүген — 58 331) тикшерү узган.


Фикер өстәү