Үзе китсә дә, эше калды

Кеше хәлен аңлый белүче, һәрчак ярдәмгә килүче укытучыларым, коллегаларым, остазларым һәм якын туганнарым иде Миргасим абый белән Тәкыя апа.

Әниемнең энесе Миргасим абый – ТАССР яшьтәше. Ул Урсай авылында 1920 елның 11 февралендә 9 балалы гаиләдә 8 нче булып дөньяга килә. Балачактан ук искиткеч зирәк, кызыксынучан, тырыш булуы белән аерылып тора. Бик яхшы укый, белемгә омтыла. Урсай җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Чалпы урта мәктәбендә белем ала. Ачлык, ялангачлык булса да, мичкә тәгәрәткән ике бәрәңгесен кыстырып, һәркөнне 8 чакрым араны барып-кайтып йөри. 1938 елда Лубян урман техникумына укырга керә. Совет Армиясе сафларында радистлар хәзерләү курсында укыганда Бөек Ватан сугышы башлана. 1944 елда Воронеж юнәлешендә дошман чолганышында кала. Мең газаплар белән 12 көн дигәндә, яраланып, үзебезнекеләр ягына чыга.
Радиостанция начальнигы Миргасим Шәрипов, хәрәкәттәге армиядә сугышның башыннан ахырына кадәр катнашып, Сталинградтан Германиягә кадәр сугышчан юл үтә. Бу канкойгыч дәһшәтле сугышларда могҗиза белән генә исән калган мизгелләре күп була аның. Гомеренең ахырына кадәр яңагында шул сугышның интектергеч мирасы булган пуля ярчыгын йөртә. Курск дугасындагы сугышлардагы фидакарьлеге «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бәяләнә, соңрак I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә.
Үзеннән олы ике абыйсы да сугыш кырларында була аның. 1904 елгы өлкән абыйсы Салих яраланып исән кайтса да, 2 ел буе фин сугышында газап чигеп кайткан абыйсы Шәкүр 1942 елда Смоленск шәһәрендәге каты бәрелешләрдә һәлак була. Шул ук елны авылда тракторчы булып эшләүче апасы Зөһрә (минем әнием), трактор ремонтлаганда әздән генә исән кала. Төпчек сеңелләре Мәдинә, салкын тигереп, дүрт ел авырып ятканнан соң, 16 яшендә дөнья куя.
Миргасим абый 1947 елда Урсай җидееллык мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый. Шул ук елда татар һәм рус телләре укытучысы Тәкыя апа белән гаилә коралар. Өлкән яшьтәге әнисе ялгыз калса да, 1955 елда Үчәлле җидееллык мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Ике ел эшләгәч, Урсай мәктәбенә директор вазифасында кайта, география фәнен укыта. Читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
Тәртип яратуы, искиткеч пөхтәлеге, таләпчән булуы белән күпләргә үрнәк булган Миргасим абый баш-аягы белән җитәкчелек эшенә чума. Яңа мәктәп бинасы салдыра, тәҗрибә участогын тергезеп җибәрә. Көндәлек эше бетмичә, мәктәптән кайтмый. Балалар күп, 60 нчы елларда сигезьеллык мәктәптә 16 сыйныф-комплект балаларын икешәр сменада укытырга туры килә.
Коллегаларын аның һәрьяклап тирән белемле булуы, гаҗәп матур язуы, яшьләрне сабыр гына эшкә, төгәллеккә өйрәтүе, эш алымнарын күрсәтүе сокландыра. Шундый сәләтле, тәҗрибәле укытучылардан белем алуыма мин бик шат. Киләчәккә профессияне дә алар үрнәгендә сайлап, эш башым да шунда ук булды, остазларым, өйрәтүчеләрем дә алар иде.
Чордашлар белән очрашкач, сүз һәрвакыт мәктәп елларына, укыган вакытларга барып тоташа. Кем генә булмасын, Миргасим абый дәресләренең аеруча кызыклы булуын искә төшерәләр. Аның дәресендә без Җир шарын әйләнәбез, зур океаннарда йөзәбез, иң биек тау түбәләренә менәбез, «кошлар базарлары»нда булабыз, илнең бөтен байлыкларын барлыйбыз, картада, глобуста кирәкле урыннарны хәзер дә, күз йомып та күрсәтә алабыз, диләр. Безнең өчен иң хөрмәтле кеше инде ул, дип искә алалар Миргасим абыйны. 2003 елның 22 июнендә 83 яшендә гүр иясе булды ул.
«РСФСРның халык мәгарифе отлинигы» Тәкыя апа Шәрипова да авыл халкы өчен зур тырышлык куйды, укытудан тыш, 15 еллап җирле радиотапшырулар алып барды, 40 елга якын төрле газета-журналларга хәбәрләр язып торды. Аның «Ык буйларым – гомер бишегем», «Күңелем җәүһәрләре» дигән шигырь җыентыклары чыкты. Хезмәтләре югары бәяләнде: Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде, Мәхмүт Хәсәнов исемендәге әдәби премия лауреаты булды. Күренекле татар язучысы белән алар гаилә дуслары булып яшәделәр.
Киң күңелле, юмарт, кешелекле, башкаларга хөрмәт белән караучы абыемнар гаиләсе белән без гомер буе бергә, бер гаилә кебек яшәдек. Алар өчен иң зур байлык – рухи байлык булды. 2 гаиләгә 9 бала тәгәрәшеп үстек, шатлыклар да, кайгылар да уртак булды. Туганнарга гына түгел, күршеләргә, бөтен авыл халкына ярдәм кулы сузып, киңәш, үгет-нәсыйхәт биреп яшәделәр, авылыбызның аксакалы булдылар.
Татар милләтен тәрбияләүгә зур өлеш керткән, алдынгы карашлы шундый остазларым, туганнарым булганына бик сөенәм, горурланам. Әлеге шигырем дөньялыкта матур эшләрен, истәлекләрен калдырып киткән, тууына быел 100 ел тулган абыем һәм җиңгәм рухына дога булып барсын иде.
Юксыну
Оста итеп мандолина уйный,
Без тыңлыйбыз бергә җыелып.
Ул уйнаган моңлы, дәртле көйләр
Күңелләрдә калды уелып.
Рәхмәтемнең чиге юк аларга,
Укытучым, остаз, туганым.
Киңәшчем дә, дустым, коллегам да,
Юллар күрсәтүче маягым.
Мәшһүр Шәхес булып калды алар,
Авылдашларының күңелендә.
Рәхмәтләрен әйтә укучылар,
Сагынып искә ала бүген дә.

Мәдинә ГАРИПОВА, хезмәт ветераны. Азнакай районы.

Фотода: Авыл ветераннары (9.05.1987); Шәриповлар һәм уртада – автор М. Гарипова (30.04.1973); М. Шәрипов (11.02.2000).


Фикер өстәү