Владимир Путин, россиялеләрне Президент сайлавында катнашырга чакырды

Россия Президенты Владимир Путин, Россиядә яшәүчеләрне Президент сайлавында тавыш бирергә чакырып, видеомөрәҗәгать яздырган. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, сайлау йомгагы Россия үсешенә йогынты ясаячак. Бу хакта “ТАСС” Ерак Көнчыгышта инде телевидение эфирына чыккан шушы видеоязмага таянып хәбәр итә.

“Тупланганлыгыбызны, алга таба бергәләшеп барырга әзер булуыбызны расларга кирәк. Сезнең һәр тавышыгыз кыйммәтле һәм әһәмиятле. Шуңа күрә алдагы өч көндә сайлауга хокукыгызны тормышка ашыруга чакырам”, – дип басым ясап әйткән Путин.

Дәүләт башлыгы Россиядә яшәүчеләрне үзләренең ихтыярын һәм омтылышын ныклап белдерергә чакырган. Ул шулай ук сайлау участокларының һәр шәһәр һәм һәр авыл-бистәдә ачылачагын билгеләп үткән.

“Без барыбыз да – Россиянең күпмилләтле халкы – зур бер гаилә. Туып үскән илебез турында кайгыртабыз, аның өчен борчылабыз, дулкынланабыз. Аның имин, көчле, ирекле, нык үсешле булуын, тормышның яхшыруын телибез”, – дип белдергән Путин.

Россия лидеры шулай ук хәзерге вакытта илебезнең катлаулы чор кичерүен һәм асылда барлык өлкәләрдә кыенлыкларга юлыгуын искәрткән. Аларны җиңү өчен алга таба да бердәмлек, үз көчебезгә ышанганлык кирәк, дигән Путин.

“Барысын да, ничек телибез – шулай эшләячәкбез. Шуңа күрә, сайлауга килеп, гражданлык позициягезне белдерүне, үзегез сайлап алган кандидат өчен, сөекле Ватаныбызның уңышлы киләчәге өчен тавыш бирүегезне сорыйм”, – дип йомгак ясаган Президент.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә Президент сайлавы 15,16 һәм 17 мартта узачак. Россия Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны: Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче буларак), Николай Харитонов (КПРФ), Леонид Слуцкий (ЛДПР) һәм Владислав Даванковны (“Новые люди”) теркәде.


Фикер өстәү