Сайлау автобусы йөреп торачак

Пандемия куркынычы йомшара башласа да, вәзгыять үз таләпләрен куя. РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү вакытын бер атнага сузу да шуңа бәйле. Бу хәл беренче чиратта сайлау участокларында чиратлар пәйда булмасын, таҗвирус йоктыру ихтималы мөмкин кадәр кимесен өчен кирәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Татар-информ” агентлыгында оештырган матбугат җыелышында әнә шулай дип белдерде.

Вәкаләтле вәкилнең сөйләвенә караганда, cайлау участокларына халык ихтыярын белдерүнең беренче көнендә үк байтак кеше килгән. Аерым алганда, тикшерү изоляторы кебек ябык сайлау участокларында беренче көнне үк тоткарланган кешеләрнең яртысы тавыш биргән. Хастаханәләрдә ятып дәваланучыларга да үз ихтыярын белдерергә барча мөмкинлек булдырылган. Вәкаләтле вәкил ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе һәм ТР Иҗтимагый палатасы җитәкчесе белән бергәләп, урыннарга барып, сайлау участокларының РФ Коституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирергә ни дәрәҗәдә әзерлекләрен тикшерә башлаган. Аерым алганда, социаль челтәрләрдән алынган хәбәрләрдән башкалабыздагы 150нче мәктәптә һәм 16нчы лицейда гына тавыш бирергә теләүчеләргә бераз уңайсызлыклар булуы, ягъни сайлау участокларының икенче катта урнашуы расланган.
– Икенче катка менә алмаганнарның өйләренә күчмә комиссия барып сайлау хокукын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу җәһәттә махсус автобус йөреп торачак. Шөкер, хәзер мондый очраклар сирәк. Бүген республикабыздагы сайлау участокларының 92 проценты биналарның беренче катында. Республикабызда 286 мең инвалид бар. Без физик мөмкинлеге чикләнгәннәрнең бөтенесенә дә сайлау мөмкинлеге бирәчәкбез, – дип аңлатты бу уңайдан Сәрия Сабурская.
Сайлауга бару кыенлыклары туганда яки сайлау барышында ниндидер закон бозулар күзәтелгәндә зар-интизарларыңны җиткерү өчен “кайнар линия” эшли башлады. Сайлауга кагылышлы ниндидер фикер-тәкъдимнәре, дәгъвалары булганнар +79393453750 кәрәзле телефонына шылтыратып әйтә алачак. Телефон иртәнге сигездән кичке сигезгә хәтле эшли.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү