Мөхәммәтшин Татарстан белән Төрекмәнстан арасында элемтәләрнең ныгу мөһимлеген әйтте

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты. Парламент башлыгы Татарстан белән Төрекмәнстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгыту кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин дипломатны вазифасына керешүе белән котлады һәм аңа яңа урында уңышлар теләде. Ул Төрекмәнстан һәрвакыт Татарстанның стратегик партнерларының берсе булды, дип искәртте.

«Сәүдә-икътисад әйләнеше елдан-ел арта бара. Тыгыз икътисади һәм мәдәни, парламентара элемтәләр урнашты. Сәфәрләр белән алмашу туктатылмый. Татарстанда төрекмән диаспорасы безнең барлык игелекле эшләребездә дә актив катнаша, — диде парламент башлыгы. — Без хезмәттәшлек өчен ачык».

Атадурды Бәйрәмов Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консуллыгы ачылу белән «Төрекмәнстан белән Татарстан арасындагы күпкырлы мөнәсәбәтләр ныгыячак кына», дип ышаныч белдерде.

 


Фикер өстәү