Алексей Песошин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте башлыгы Казанда 143нче урта мәктәптә 241нче номерлы участокта (Четаев ур., 1 нче йорт) тавыш бирде», — диелә хәбәрдә.

РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр бара. Участокларда куркынычсызлык чаралары үтәләчәк.

Үз тавышларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов бирде инде.

 


Фикер өстәү