ТР Үзәк сайлау комиссиясе: миллионнан артык татарстанлы Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты

25 июньдә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенчагомумроссия тавыш бирү башланды. Татарстанда бүгенге көнгә сайлау участокларында 1 162 500 граждан булган.

Исегезгә төшерәбез, илнең Төп документына үзгәрешләр кертүгә карата үз фикереңне белдерү хокукына 2,9 млн татарстанлы ия. Шул ук вакытта төрле тавыш бирү формалары каралган.

Беренче тапкыр махсус җиһазландырылган автобусларда, палаткаларда ачык һавада тавыш бирү мөмкинлеге тормышка ашырылды. Алардан 92 430 татарстанлы файдаланды. Гомумән алганда, республикада йорт яны территорияләрендә 427 сайлау участогы эшли. Мондый мәйданчыкларның эш графигы турында участок сайлау комиссияләре йорт яны территориясендәге белдерүләр ярдәмендә гражданнарга хәбәр итә. 30 июнь кичендә ачык һавада оештырылган барлык мәйданчыклар үз эшләрен туктатачак. 1 июль — Гомумроссия тавыш бирү көнендә — стационар участокларда һәм өйдә генә тавыш бирергә мөмкин булачак.

Тавыш бирү бинасыннан читтә тавыш бирү дәвам итә: участокка килү мөмкинлеге булмаган гражданнарга сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә килә. Бу мөмкинлектән 144 801 татарстанлы файдаланган. Өйдә тавыш бирергә теләүчеләр 1 июль 17:00 сәгатькә кадәр участок комиссияләренә гариза язырга тиеш.

— Тавыш бирү Роспотребнадзорның санитар куркынычсызлык таләпләре нигезендә бара. Тавыш бирү өчен барлык участоклар да тавыш бирүдә катнашучылар өчен кирәкле индивидуаль саклау чаралары запасы белән тәэмин ителгән, — дип шәрехли Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. — Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин ителә, участоклар иминлек чараларын үтәү өчен барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган, һәркайда дезинфекцияләүче эремәләр кулланып даими җыештыру уздырыла. Без моны катгый контрольдә тотабыз, көн саен координация киңәшмәләрен үткәреп, участокларны тикшерәбез.


Фикер өстәү