Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гараев белән очрашты. Парламент җитәкчесе дипломатны үз вазыйфасына керешүе белән котлады, шулай ук Россия – Төрекмәнстан стратегик партнерлыгы кысасында Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне, шул исәптән парламентара элемтәләрне ныгытуга ышаныч белдерде.

Төрекмәнстан һәрвакыт Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларының берсе булды. Мисалга, узган ел товар әйләнеше 77,5 млн долларны тәшкил иткән. «Безнең сәүдә-икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә ныклы мөнәсәбәтләр урнашты, күп кенә уртак проектлар гамәлгә ашырыла», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин Генконсулны сәламләп. Татарстан белән Төрекмәнстанның гуманитар элемтәләре дә көчле. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүче 173 милләт вәкилен берләштерүче Татарстан халыклары ассамблеясы составында төрекмән милли-мәдәни берләшмәсе актив эшли.

Парламент башлыгы сүзләренчә, хәзерге вакытта, Россия – Төрекмәнстан диалогы кысасында парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре карала. Парламентара багланышларны активлаштыру тәкъдимен Төрекмәнстан парламентының югары палатасы рәисе Горбангулы Бердымухаммедов Татарстанга визиты вакытында җиткергән булган. Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән Төрекмәнстан Мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешү 10 ел элек имзаланган булган.

“Без хезмәттәшлек өчен һәрвакыт ачык», – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Генконсулны парламент утырышына чакырды. Анда Татарстан Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасын тыңлаячаклар.

Гуйч Гараев исә, парламент җитәкчелегенә дустанә мөнәсәбәт һәм ике яклы элемтәләрнең барлык юнәлешләре буенча хезмәттәшлеккә ярдәм итүе өчен рәхмәтен белдерде.

 


Фикер өстәү