Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты. Төркия дипломаты бу елның октябрендә эшли башлады.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусы исеменнән Угур Йылмазны яңа вазифага керешүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Төркия Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларыннан санала, ныклы элемтәләр Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасының дус һәм күп төрле партнерлыгы кысаларында формалашкан.
«Россия белән Төркия арасында тыгыз сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек традицияләре барлыкка килде, шулай ук Татарстан белән Төркия арасында дуслык мөнәсәбәтләре, шул исәптән парламентара элемтәләр ныгый», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Төркиянең Бөек Милли Җыелышы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында беренче беркетмәгә 1995 елда кул куелган иде, ә 2015 елда һәрьяклап хезмәттәшлекне киңәйтү турында Меморандум төзелде. Фәрит Мөхәммәтшин яңа Генераль консул килү белән Татарстан белән Төркиянең парламентара хезмәттәшлеге алга таба үсеш алачагына ышаныч белдерде.
Угур Йилмаз, үз чиратында, республикада җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Мин Төркиянең Казандагы Генераль консулы итеп билгеләнүем белән горурланам һәм моңа шатмын», – диде ул һәм Төркия Республикасы җитәкчелегеннән һәм парламентыннан сәлам тапшырды.
«Татарстан һәм Төркиянең тугандаш халыкларын тарихи охшашлык һәм мәдәният бәйли, – дип билгеләп үтте Угур Йылмаз, – Төркия Республикасында Татарстан белән хезмәттәшлеккә һәрвакыт зур әһәмият бирелде».
Шулай да, Генераль консул сүзләренә караганда, икътисади һәм гуманитар элемтәләр үсеш алган булуга карамастан, хәзерге вакытта сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итү өчен зур потенциал бар. «Минемчә, тыгыз гуманитар элемтәләр безгә булган потенциалны үстерергә ярдәм итәчәк, ә парламентара хезмәттәшлек бу процессларны тизләтәчәк», – дип ассызыклады Угур Йылмаз.
Республика парламентында очрашу Төркия Республикасы игълан ителүнең 100 еллыгы алдыннан узды. Генераль консул Фәрит Мөхәммәтшинны дүшәмбе көнне әлеге мөһим вакыйга уңаеннан узачак тантаналы чарага чакырды.
Угур Йылмаз – 1996 елда Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы ачылганнан бирле унөченче Генераль Консул. Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы Татарстан Республикасы башкаласында ачылган беренче чит ил дипломатик вәкиллеге булды. Бүген консуллык округы үз эченә Идел буе федераль округының 6 төбәген – Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Чувашия, шулай ук Самар өлкәсен ала.
Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.


Фикер өстәү