Казанның сәүдә үзәгендә термаль комплекс ачарга җыеналар

Татарстанда тәүге шундый проект бу.

Казанның “Мега” сәүдә үзәгендә “Termoland” – суда күңел ачу-ял итү курорты ачарга җыеналар. Проектны Мәскәүнең “Основа” компаниясе гамәлгә ашырачак, дип яза “KazanFirst”.

Татарстанда тәүге шундый проект әле бу. Термаль комплексны киләсе елның көзендә эшләтә башлау күздә тотыла. Инвестицияләр күләме 700 миллион сум чамасы булыр дип уйланыла. Курортта ел әйләнәсе бассейннар эшләячәк, күңел ачу зонасы урамга да чыгарылачак. Шулай ук сәүдә үзәге территориясендә балалар зонасы, хамам, сауна, СПА-комплекс, кафелар эшләячәк. Курортның гомуми мәйданы 9 мең кв.м. тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү