Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын уздырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын уздырды. Чара республика Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Газпром СПГ технологияләре» ҖЧҖ генераль директоры Иван Кожевников Буа, Балык Бистәсе, Түбән Кама һәм Баулы районнарында 4 криоген ягулык салу пункты (КриоТЗП) төзү проектын тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов, газ-мотор ягулыгы киләчәк билгесе, диде. «Моның белән актив шөгыльләнергә кирәк. Инфраструктураны үстерү планында болар бик кирәкле проектлар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Корпорация Туризм.РФ » АҖ белгече Михаил Хулапов Лаеш районында комплекслы бөтен сезонлык шәһәр яны курортын төзү проекты турында сөйләде. Моңа кадәр Татарстан Рәисен туризм территориясенең мастер-планының беренче этабын эшләү нәтиҗәләре белән таныштырганнар иде.

«Физра» ҖЧҖ генераль директоры Илшат Газизов ел әйләнәсе спорт белән шөгыльләнү өчен Казанда һәм Зеленодольскта футбол манежлары төзү проектын хуплауларын сорады. »»Социаль һәм бик кирәкле проектны хуплыйбыз», — дип билгеләп үтте республика Рәисе.

«Крайс» компанияләр төркеме Зеленодольск районында туңдырма һәм кондитерлык эшләнмәләре җитештерү буенча фабрика ачарга планлаштыра («Славица» туңдырма фабрикасы» ҖЧҖ). Җитештерүне Тура 2.0 индустриаль паркы территориясендә урнаштыру планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге проект республиканың үзендә сөт эшкәртү өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Арт» компаниясе «Ростсельмаш» дилерлык үзәген төзү буенча проект әзерләгән. Аны шулай ук Зеленодольск районының «Тура 2.0» индустриаль паркында ачу планлаштырыла.

«Шәһәр термалары» ҖЧҖ проекты Зеленодольскта термаль комплекс төзүне күздә тота. Килүчеләр өчен 10 төрдән артык төрле сауна һәм мунча, шулай ук җылытылган бассейннар булачак. Инвестор Түбән Камада шундый ук проектны гамәлгә ашырган инде.

«КИП «Мастер» АҖ «Техногород» индустриаль паркын булдыру проектын тәкъдим итте. Проект кысаларында электрон сәнәгать өлкәсендә «Олимп» технопаркы, лабораторияләр, җитештерү корпуслары, мәгариф мохите төзү күздә тотыла. «Проект кызыклы. Бигрәк тә югары технологияләр өлкәсендә белем бирү компетенциясе дә бар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Инвестицион советы әгъзалары тәкъдим ителгән барлык проектларны да хупладылар.


Фикер өстәү