Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Инвестиция советы утырышы узды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды, видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар тоташтырылды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Республика районнарында гамәлгә ашыру күздә тотыла торган инвестиция проектлары каралды һәм расланды. Рөстәм Миңнеханов уңайлы инвестицион климатны саклау һәм инвесторлар белән хезмәттәшлекне тәэмин итү мөһим булуын ассызыклады.

Әйтик, Казанның Сәлимҗанов урамында «Газпром трансгаз Казан» административ комплексын төзү»  проекты тәкъдим ителде. Объект өч манарадан, күп катлы җир асты паркингыннан торачак, анда кулланучылар өчен заманча абонент пункты урнашачак.

Аннан соң «Клиника Инсайт» дәвалау-тернәкләндерү комплексы проекты булды. Бу — наркология һәм психиатрия учреждениеләрендә стационар дәваланган затларга ярдәм итү өчен медицина амбулатория үзәге. Проект Казанда тормышка ашырылачак, инвестицияләр якынча 60 млн. сум тәшкил итәчәк, 20-30 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Чаллыда хосусый инвестор күп функцияле медицина үзәген төзергә планлаштыра, аңа Тернәкләндерү медицинасы үзәге һәм «Медерика» дәвалау-диагностика үзәге керәчәк. 87 эш урыны булдыру планлаштырыла.

Түбән Камада «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексы» инвестицион проекты дүртенче булды. Системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен спорт комплексы төзү күздә тотыла.

«Төзелеш технологияләре комплексы» СК ҖЧҖ Казанның Идел буе районында күп фатирлы йорт төзү проектының инвесторы булды. Төзелеш вакыты — 2,5 ел.

Аннан соң Әгерҗе районы территориясендә Красный Бор авылында төзекләндерелгән яр буе зонасы белән кунакханә комплексы төзү проекты тәкъдим ителде.

Актаныш районында «Актаныш сәнәгать паркы» инвестицион проектын тормышка ашыруны хупладылар.

Алексеевск районында «Алексеевское» сәнәгать паркы проектын карадылар. Биредә җитештерү предприятиеләрен сәнәгать паркы резидентлары сыйфатында урнаштыру һәм аларны кирәкле техник тоташтыру һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин итү өчен әзер территорияләр булдырырга планлаштыралар.

Аннары Казан һәм ТР Зеленодольск районы территориясендә санкцияләнмәгән карьерларны рекультивацияләү проекты тәкъдим ителде. Проект кысаларында төзелеш һәм ремонт калдыкларын кабул итү өчен 2 мәйданчык оештырылачак.

Утырыш ахырында анда катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә туризм өлкәсендә кайбер инвестицион проектларны карадылар. Проектлар турында ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде. Ул Бөгелмә районында «Карабаш диңгезе» курорты проектын тәкъдим итте. Биредә тау чаңгысы комплексы, 50 бүлмәле кунакханә, 20 кунак йорты, шулай ук ресторан, фудкортлар, спа-зона булдырырга телиләр.

Шулай ук Менделеевск муниципаль районы территориясендә «Ак Лилия» глэмпинг-паркы, «Җилкән» глэмпингы һәм «Кечкенә Якутия» туризм этнокомплексы проектлары каралды (Якутия халыкларының милли байлыгы репрезентациясе булачак, Якутия көнкүреше һәм мәдәнияте образын чагылдырачак).

Соңгысы Зеленодольск районындагы «Рәхәт» туризм комплексы проектын тәкъдим итте. Комплекста пляж, балык тоту клубы, спа-комплекс, шулай ук спорт мәйданчыклары һәм кафелар булыр дип көтелә.

Барлык проектлар да Инвестиция советы әгъзалары тарафыннан хупланды.

Рөстәм Миңнеханов проектларның кызыклы һәм кирәкле булуын билгеләп үтте. Ул барлык экологик таләпләрне һәм  әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәүне исәпкә алып, аларны тормышка ашыру мәсьәләләрен җентекләп тикшерергә кушты. «Бу туризм объектларының һәм рекреацияләрнең кыйммәте — аларның табигый уникальлегендә, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Барлык экологик таләпләрне үтәү һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны булдырмау мөһим».


Фикер өстәү